Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның аграр предприятиеләрендә азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча конкурс үтте

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе алдында азык әзерләү чорында катнашачак техниканың һәм оештыру эшләренең әзерлеге буенча сынау тапшырдылар.

Комиссия составына Түбән Кама территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Галимуллин, «Татагролизинг» җәмгыятенең баш инженеры Радик Гимадиев, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шәмарданов һәм Гостехнадзор, Россельхозцентр, ветеринария берләшмәсе вәкилләре керде.

Тикшерү барышында комиссия районның 6 хуҗалыгында булды, техниканың, азык саклау урыннарының торышын һәм механизаторларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.  

Районда 2025 елда азык әзерләү эшләрен башкару өчен 10 берәмлек  азык әзерләү комбайны, 26 пресс-җыйгыч, 27 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма чапкыч, 22 төрле төрдәге ургыч, техника бар.

Техниканың күп өлеше хуҗалыклар белгечләре һәм механизаторлары көче белән ремонтланган, бу хезмәткәрләрнең югары квалификацияле булуын күрсәтә.  

Механизаторлар азык әзерләү техникасының төзеклеген, эш урыннарында янгын сүндергечләрнең һәм аптечкаларның булуын, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен күрсәттеләр.  

Моннан тыш, комиссия Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән механизаторларга хезмәт хакы түләүләре ничек булачагын аңлатты.

Комиссия силос траншеяларын һәм азыксаклагычларны тикшерүгә аерым игътибар бирде. Аларның азык кабул итүгә һәм саклауга әзерлеге, шулай ук технологик нормаларны үтәве бәяләнде.  

Нәтиҗәдә, беренче урынны “Август-Лениногорск" (җитәкчесе Илнур Гиниятуллин ) алды.

2 урында -  «Союз Агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе  (җитәкчесе – Фәнис Шәйхетдинов)

3 урында - «Маркс» (җитәкчесе – Ильяс Ганиев).  

 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев