Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбыз басу-кырларында урып-җыюда 60лап комбайн эшли

Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кырлардагы урак эшен тоткарлады.

Бүгенге көндә игенче-механизаторлар көзге бодай, арпа, язгы бодай, солы  суктыралар. Көзге арыш – тәмамланган, аны 294 гектарда суктырганнар. Тиздән борчак суктыру тәмамлана, ул 2 мең 20 гектарда чәчелгән иде. 

Уракта 60лап комбайн эшли. 13 август көне мәгълүматына караганда, районыбыз кырларыннан 38 мең 487 тонна бөртеклеләр җыеп алынган.

Шуның иң күбе – көзге бодай, 25 мең 210 тонна, 7 мең 198 тонна борчак, 4 мең 713 тонна солы җыелган. 

13 август көне мәгълүматы буенча, урып-җыю 32 процентта башкарылган. Бүгенге көндә 9 мең 901 гектардан бөртеклеләр җыелган. Уңыш уртача 38,9 центнер чыга. Ә көзге бодай тагын да күбрәк – 42 центнер. 

Шулай ук мал азыгы әзерләү дәвам итә. 6597 тонна печән, 934 тонна салам, 21457 тонна сенаж әзерләнгән. Планлы күрсәткечләргә ирешү өчен әле тырышып эшләргә кирәк. Бер баш малга 23 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев