Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

«Елмаюлы йөзе һәм ярдәмчел булуы белән хәтеребездә калыр» – Сугышлы авылында хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды

Геройларга дан!

Сугышлы авылында хәрби операциядә бурычын үтәгәндә һәлак булган мотоукчы отделениясе командиры Илнур Илдар улы Ялаев хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Моннан нәкъ бер ел элек,  Илнурның гомере чит җирдә өзелде. Ә бүген исә аның туган йортында мемориаль такта ачылды. 

Илнур Илдар улы Ялаев турында кемнән сорашсаң да, Сугышлы авылы халкы дулкынланмыйча, еламыйча сөйли дә алмый.

Авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова әйтүенчә, Илнур мобилизация буенча кулына повестка алу белән СВОга киткән ир-егет.

“Ул бер икеләнмәде. Альбина Петровна, сезне бездән башка тагы кем саклар, диде. Ул үлемнән курыкмады. Аның исеме мәңгелек булачак. Безнең йөрәктә ул. Илнур – туган җанлы, рәхмәтле, ярдәмчел иде, аның кебек егетләр сирәк була. Авылда СВОга багышланган музей оештырам дип йөрде. Аның әнисе дә Альбина исемле һәм минем кызымның туган көне дә аныкы белән беркөндә булгач, ул минем өчен тагын да якын иде”, - дип сөйләде авыл башлыгы. 

Илнур Ялаевның әнисенә мөрәҗәгать итеп: “Альбина Ябировна, сез чын ул, намуслы, батыр солдат үстергәнсез. Илнур өчен әни – иң кадерлесе булды”, - диде.  

Илнур Ялаев 1996 елның 6 декабрендә гаиләдә икенче бала булып туа. 2013 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлый. Аннары 32нче һөнәри училищега укырга керә. Эретеп ябыштыручы һөнәре ала. 2017-2018 елларда армия хезмәтендә була. 2022 елның 27 октябрендә мобилизация буенча махсус операциягә алына.

Ул 430нчы полкта мотоукчылар взводы командиры, кече сержант булып хезмәт итә. 2024 елның 3 октябрендә  хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. «Махсус хәрби операция катнашучысы», «Хәрби батырлыгы өчен» медальләре, «Батырлык Ордены» белән бүләкләнгән.

Аңа нибары 27 яшь иде, әнисе, әбисе, апасы, хатыны һәм игезәк кызлары калды. Балаларга хәзер 2 яшь.

Мемориаль такта ачылу  Коръән аятьләре башланды. 

Такта ачылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Сугушлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре, авыл халкы, шулай ук геройның туганнары һәм якыннары катнаштылар.

Илнур Илдар улы Ялаевның 5нче сыйныфтан тугызынчыга кадәр сыйныф җитәкчесе булган Рамил Тәхаув үз укучысын бары җылы сүзләр белән генә искә алды. “Каршы сүз әйтми, әйткәнне тыңлый. Абый, ярар, эшләрбез, абый, эшлибез аны дип кенә тора иде. СВОга китәр алдыннан да без аның белән күрештек. Аннары ялларга кайтканда да күрешеп, хәлләрне белешеп тордык. Бик зур югалту булды безнең өчен”, - ди Рамил Марсович.

Мемориаль такта ачылды, Россия һәм Татарстан флаглары чыгарылды, гимн яңгырады һәм бер минут тынлык белән батыр солдатны искә алдылар. 

Әбисе – Нурия апа Шафикова әйтүенчә, оныгы аның өчен  барысын да эшләргә әзер булып яшәгән. “Минем өчен “аһ” итеп торды. Больницада яттым, яныма гел килеп йөрде. Бер эш эшләтмәде, әби, үзеңне сакла, дия иде. Сугышка киткәч, яллардан киткәндә, безне борчуга салмыйча, өметләндереп, мин исән булсам, кайтам, әби, дип әйтә иде. Эш яратты, тәртипле булды, дөреслек яклы булды һәрвакыт”, - ди. 

Илнур Илдар улы Ялаевның якты истәлеге безнең күңелләрдә калачак. Бу сугышлар туктасын иде, ир-егетләр исән-сау кайтсыннар, балалар ятим калмасын, дигән теләк белән авыл халкы таралышты. 

 

Розалия Мостафина тексты һәм  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев