«Җиңү булачагына өмет-ышанычыбыз зур»
“Минем мобилизацияләнүне белгәч, Ангелина елый башлады. Елап тора торган вакыт түгел, әйдә, киттек ЗАГСга дидем”, - дип 2022 елның октябрендә булган вакыйгаларны искә алып сөйли Александр.
Алар моңарчы никахларын рәсмиләштермәгән булганнар. Бөгелмә хәрби комиссариатыннан повестка алгач (чөнки ул анда пропискада), Александр моңа гаҗәпләнми. Хәрби кеше буларак, ул ил өчен катлаулы вакытта, аны хезмәткә чакыруны кирәк, дип фикер йөрткән.
"Армия срогы тәмамлангач, минем хәрби хезмәткәр вазифасында каласым килде. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзедем һәм Кораллы Көчләр сафында тагын 7 елга калдым. Ул вакытта Санкт-Петербург янында эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем», — дип сөйли Александр.
Ул Төньяк Осетия территориясендә тәртип булдыруда катнашкан, 2013 елның 16 августында Россия Эчке эшләр министрлыгы Александрга «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусын тапшырган.
Һичшиксез, алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәгәндә Александрга физик чыдамлык һәм хәрби техника белән идарә итә белү, пунктуальлек, катлаулы көнкүреш шартларына тиз җайлашу күнекмәләре кирәк булган.
“Дөрес, мин армиядә хезмәт иткән еллардан соң үзгәрешләр бар, хәзер заманча кораллар. Пилотсыз очу аппаратлары, куәтле хәрби техника – боларның барысына да күнегергә, өйрәнергә туры килде”, - ди Александр. Тик барысына да кеше өйрәнә, күнегә, дип өстәп куя.
2024 елның августында ул яралана, аягына тия. Хәрби табиблар Александрның яралануын уртача авырлыктагы җәрәхәтләр дип бәяләгәннәр, шунлыктан аны хәрби часть каршындагы госпитальдә дәвалаганнар. Снаряд кыйпылчыклары тәнендә дә калган, алар тирәндә булгач, хирурглар аякларга тагын бер тапкыр травма ясамыйбыз, дигәннәр. “Кыйпылчыклар миңа ияләште инде, борчымыйлар”, - дип елмаеп хәрби.
Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Александр ике дәүләт бүләге белән бүләкләнә: «II дәрәҗәдәге батырлык өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы боерыгы белән ул «Сугышчан батырлыклары өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
Хәрби Александр кыска вакытлы отпускта гына иде, ул янәдән алгы сызыкка юнәлде. Аның полкында Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән мобилизацияләнгән хәрбиләр бар. Алар бергә, бердәм булып, дошманга каршы көрәшә. Уңышлар сезгә, егетләр! Сезне Җиңү белән көтәбез. Александрны хатыны Ангелина, кечкенә кызы һәм Ангелинаның беренче никахыннан булган кызы да зарыгып көтәләр.
Ильмира Гареева язмасы буенча әзерләнде.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев