Куакбаш мәктәбендә хәрби операциядә хезмәт итүче якташ ир-егет белән очрашу үтте
Истәлекле чара
"Ватанны саклаучылар елы” кысаларында Куакбаш мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, кайчандыр шушы мәктәптә белем алган авылдаш хәрби белән очрашу узды., дип хәбәр итә мәктәп сайты.
Очрашуда 8нче сыйныф укучылары, Юнармия отряды вәкилләре катнашты.
Хәрби укучыларга үзенең хәрби хезмәте турында сөйләде. "Солдат физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзер булырга, кыен хәлләрдә тиз карар кабул итә белергә тиеш», – диде ул укучыларга.
Укучылар һәм укытучылар хәрбигә сугыш шартлары, солдатларның көнкүреше һәм хәрби техника турында сораулар бирде.
Әле яңа гына ОБЗР фәне буенча хәрби өйрәнүләр узган 8 класс егетләре алган белем - күнекмәләрен күрсәттеләр.
Очрашу ахырында укучылар СВО хәрбиенә ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк туган якка әйләнеп кайтуын теләделәр.
"Мондый очрашулар яшьләрдә Ватанга мәхәббәт һәм аны саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияли. Юнармия хәрәкәтенең төп максаты да – патриотик рухлы яшьләр үстерү», – дип билгеләп үтте мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, Юнармия отряды җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов.
фотолар: Куакбаш мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев