Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорскида махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына медальләр һәм аларга таныклыклар тапшырдылар

Геройларга - дан!

Аларның исемнәрен хәзер тарих битләреннән генә укый алачакбыз, үзләрен кире кайтару мөмкин түгел: Лениногорскида мэриядә  махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең  якыннарына бүләкләр һәм аларга таныклыклар тапшырдылар. 

Хәрбиләрнең гаиләләрен Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов һәм хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов каршы алды.
“Безнең бурыч: геройларыбызның исемнәрен саклау, аларның батырлыкларын онытмау. Безнең иминлек өчен гомерләрен кызганмаган егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү кирәк”, - диде Марат Гирфанов. 

Аннары Россия Оборона министрлыгыннан  медальләрне тапшыру узды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән бүләкләнүчеләр:

Алмаз Йосопов – “Батырлык өчен” медале. Бүләкне әнисенә тапшырдылар. 

Айнур Давлетшин – “II дәрәҗәдәге батырлык өчен” медале. Бүләкне хатынына тапшырдылар. 

Максим Журавлев – Изге Георгий орденының отличие билгесе - IV дәрәҗә Георгиевский Крест, Батырлык ордены. Бүләкләрне әнисенә тапшырдылар.

Рамил Биктимеров – Батырлык ордены. Бүләкне хатыны алды.  

Рафаэль Балтабаев – Батырлык ордены. Бүләкне сугышчының әти-әнисенә тапшырдылар.  

Раил Галимов – «Батырлык өчен»медале. Бүләкне әнисенә тапшырдылар.

Владимир Березовский – "II дәрәҗәдәге батырлык өчен" медале. Бүләкне сугышчының ике кызына тапшырдылар. 

Владислав Голубев – Батырлык ордены. Бүләкне әнисе һәм хатыны алды.  

Альберт Плешаков – Батырлык ордены. Бүләкне хәрбинең улы алды.

 

фотолар: мэриянең матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев