Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның монументаль портреты барлыкка килде

Шәһәрнең Чайковский урамында мурал барлыкка килде.

Татарстаннан беренче Россия Герое  Дамир Исламовның портреты Чайковский урамындагы йортларның берсендә барлыкка килде. Портретны Яр Чаллы рәссамы ясаган. 

Якташыбыз Дамир Исламов исеме — лениногорскилылар хәтерендә мәңгелеккә якты йолдыз булып калачак. Ул 2022 елның 7 мартында Украинада барган махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Дамирның танкы экипажы көндәшләрнең ныгытылган районына һөҗүм итә. Алар ут ноктасын һәм дошман ягыннан ун кешене юкка чыгара. Һөҗүм вакытында Исламов танкын «Молотов коктейле» белән яндыралар. Экипаж машинаны ут астыннан алып котыла, утны сүндерә һәм сугышчан бурычны үтәү өчен кире борылып килә. Шуннан соң Исламов җитәкчелегендә танк экипажы ВСУ (Украина хәрби көчләренең) биш танкы белән тигезсез көрәшкә чыга, дүрт танкны тар-мар итәләр. Өлкән лейтенантның хәрби машинасы дошман тарафыннан юкка чыгарыла. Экипаж һәлак була. 

Россия Президентының 2022 елның 25 мартындагы указы нигезендә Дамир Исламовка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде.

 Дамир Исламов истәлегенә ул укыган 6нчы мәктәптә бюст куелды, мәктәп аның исемен йөртә. Шулай ук ул яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылды. 

Дамир Исламов истәлеге  шулай ук Казанда саклана, 2023 елда якташыбыз сурәте төшерелгән мурал барлыкка килгән иде.2022 елның ноябрендә Казанда Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды булдырылды.

 

фото: Лениногорск-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев