Мэриядә узган очрашуда СВО хәрбиләре дроннар белән көрәшүнең радиоэлектрон чараларын сорадылар
Кыска вакытлы ялга кайткан 8 махсус операция хәрбиләре Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов белән очрашуга килгән иде.
Хәрби хезмәткәрләр алгы сызыктагы хәлләр турында сөйләделәр, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән уртаклаштылар. Очрашуда Каховкадан ерак түгел урнашкан 1233 нче полк хәрбиләре дә килгән иде.
Аларның берсе - «Дымыч» позывнойлы хәрби. Ул стрелок булып, 2 ел ярым хәрби операциядә көрәшә. Хәрби гаиләсендә өченче бала үсә. Бу аның бишенче тапкыр отпускага кайтуы, әмма мэриягә очрашуга килгәне булмаган. Марат Гирфанов – яңа җитәкче буларак, аның белән танышырга дип килгән.
“Җиңүгә ышаныч зур. Тизрәк өйгә, гаилә, балалар янына кайтасы килә”, - ди ул.
Сугышчылар үзләренә хезмәт бурычларын үтәү өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләделәр, гуманитар ярдәм китерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Беренче чиратта, бу радиоэлектрон көрәш чаралары һәм тепловизорлар, чөнки төп югалтулар дроннардан килә. Марат Гирфанов район ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, диде. Ул хәрбиләргә алар юклыкта шәһәрдә нинди үзгәрешләр булганын һәм алда булачак эшләр турында сөйләде.
Район җитәкчесе геройларга һәм аларның гаиләләренә медицина реабилитациясеннән алып эшкә урнашуга кадәр комплекслы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Туган якка кыска вакытка гына булса да кайтып килү хәрбиләрнең рухларын ныгыта. Алар үзләрен монда көткәннәрен беләләр, конкрет гамәлләр белән ярдәм итәләр.
фото: мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев