“Рәхим”: яраланучыларны ташламыйбыз
“...Төн җиткәч, эвакуация төркеме белән яраланучыларны озаттык. 12 сәгатьтән артык көрәш барды, барысы да арыган, хәлсез. Безгә дислокацияне алыштырырга кирәк иде.
“Дед” позывнойлы бер яралы иптәшне бәлки монда калдырып, аның артыннан соңрак эвакуация төркеме белән килергәдер, дигән тәкъдим булды. Юк, дип кырт кистереп әйттем. Йә барыбыз да монда калабыз, йә аны үзебез белән күтәреп барабыз”.
Шуннан алар яралы хәрбине плащ-палаткага куеп, урманнар аша барганнар. “Әз генә ботак яки агач сынган тавыш ишетелсә дә, шунда ук безгә атыш башлана. Ә без җавап итеп, тып-тын кала идек”, - дип сөйли хәрби операция зонасындагы хәлләрне Илдар Рәхимов.
“Дед” позывнойлы 58 яшьлек хәрби дошман белән бәрелешкәндә нык яраланган булган. Исән калуы өчен әлбәттә, иптәшләренә, бигрәк тә Илдарга рәхмәтле. Соңрак ул дәвалану һәм реабилитация алган.
Илдар Рәхимов - мотоукчы взвод командиры урынбасары, хәрби операциянең авырлыклары алдында сынмаган, сыгылмаган батыр ир-егет. Аның күңелендә яраланулар белән бәйле хәлләр күп саклана. Үзе дә үлемнән чактан гына калган.
“Шулай бервакыт дошман белән көрәш барганда, мин иптәш белән окопта идем. Танктан беренче снаряд окоптан 2 метр ераклыкта төште, икенчесе – 1 метр ераклыкта. Безнең урынны төгәл белеп, безгә таба төбәгәне көн кебек ачык иде. Өченчесе нәкъ өстебезгә төшәргә тиеш иде. Тик танкист ялгышты: снаряд минем каска яныннан берничә сантиметрдан ераклыкта гына очып китте”, - дип сөйли хәрби. Ул көнне яралану һәм контузия ала.
Ул “Фрэд” позывнойлы иптәшенең очраклы рәвештә исән калуы турында сөйли: “Аның чигәсе аркылы пуля чыга. Күзен югалтты, ничек исән калгандыр. Соңыннан дәвалану һәм реабилитация узарга ул эшләгән предприятие һәм Россия Оборона министрлыгы ярдәм иткән”.
Илдар 1985 елның 30 июлендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туа. 2 елдан соң әти-әнисе – Илфат Рөстәм улы белән Рафига Нурулла кызы районыбызның Юлтимер авылына күчеп килә. Соңрак гаиләдә ике кыз: Венера һәм Регина туа. Мәктәптән соң Илдар Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогия училищесында укый, черчение, рәсем, хезмәт укытучысы белгечлеге ала.
2007-2009 елларда Чиләбе өлкәсендә артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә армиядә хезмәт итү Илдарны чыныктыра. Армиядә йөгерү буенча 2нче разряд ала, хәрби әзерлек нигезләре буенча – 1нче класслы оста.
Армиядән соң 11нче янгын сүндерү частенә эшкә урнаша. 2011 елда насыйп ярын – Венераны очрата һәм 2012 елда туй ясыйлар. Аннары гаиләне тулыландырып, кыз һәм малай туа. Аннары Илдар яңадан укулар узып, һөнәри эшчәнлеген алыштыра һәм алдынгы предприятиеләрнең берсендә эшли башлый.
2022 елда илдә махсус хәрби операция башлана. Илдар Ватан өчен хәрби хезмәттә булганнар язмышы өчен борчыла, үзенең дә алар янында буласы килә һәм яшертен рәвештә китәргә була. Хатынына командировкага, гуманитар ярдәм буенча эшкә Украинага китәм дип хәбәр итә. 2022 елның 15 сентябрендә үз иреге белән сигез кешелек төркем алгы сызыкка юнәлә. Ул “Рәхим” позывное ала, ул – иреклеләр төркемендә иң яше була. Сугыш тактикасын оста оештыру һәм аңа җитәкчелек итү, профессионализм һәм шәхси состав белән дөрес итеп идарә итү, сугышчан бурычларны үтәү, нәтиҗәле командование Илдарга солдатлар арасында лаеклы ихтирам яуларга мөмкинлек бирә.
Хәзер Рәхимовлар гаиләсендә кадерле ядкәрь – “Батырлык өчен” медале саклана, аны Илдарга 2023 елда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен тапшырганнар.
Ильмира Гареева язмасы буенча әзерләнде.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев