Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Урдалы авылында СВОда һәлак булган Раил Галимов истәлегенә мемориаль такта куелды

Районыбызның Урдалы авылында туып-үскән, моннан 1 ел ярым элек хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Раил Галимов истәлегенә туган авылында мемориаль такта куелды.

Әлеге истәлекле чара 9 май бәйрәменә багышланган митинг барышында булды. Урдалы авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова инициативасы һәм аның тырышлыгы ярдәмендә мемориаль такта барлыкка килде. Ул авылдагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында урнаштырылды.

“Мемориаль тактаны кайда урнаштыру дөресрәк булыр икән дигән борчулы сораулар башта бик күп бөтерелде. Мәктәпкә урнаштыруны да караган идем, тик укучы балалар саны аз. Кем белә, бәлки, киләчәктә бөтенләй булмас. Уйлашкач, авылдагы һәйкәл яны иң уңайлы урын булыр дип, шунда урнаштырдык. Һәйкәл – тарихи урын, безнең азатлык өчен көрәшкәннәрне искә алу урыны. Әлбәттә, хәрби операциядә һәлак булганнар да безнең күңел түрендә, аларны онытмаячакбыз”, - ди Урдалы авыл башлыгы Гөлшат Әхмәтова.

Мемориаль тактаны ачу чарасында авыл халкы, мәктәп укучылары, Раилнең әнисе Римма ханым  һәм бертуган сеңелесе Рания катнашты.

 Раил Урдалы мәктәбен тәмамлагач, 9нчы сыйныфтан соң Лениногорскидагы политехник колледжга укырга керә. Укуны тәмамлагач, егет армия сафларына алына, бер ел артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп, 2017 елда кайта. Армиядән кайткач Лениногорскида машина йөртүче булып предприятиеләрдә эшли. Аннары исә үзе укыган уку йортына – политехник колледжга килеп, машина белән идарә итү буенча белем бирә.

2022 елның 28 октябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырыла. Кызганыч, яшь егетнең гомере 2024 елның 21 нче ноябрендә өзелә. Аны узган елның 2 декабрендә туган авылында хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

“Раилнең истәлеген мәңгеләштерү уе барлыкка килү белән шушы эшне башкарып чыгуны үземнең зур җаваплылыкта итеп тойдым. Менә быел Ватанны саклаучылар елында, Бөек Җиңүгә 80 ел тулу көннәрендә башкарып чыктык. Урыны оҗмахта булсын, без аны онытмыйбыз”, - ди Гөлшат Әнәсовна.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 16 май санында укый аласыз.

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев