Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Алексей Васильевич Девяткин

Алексей Девяткин Чаллы шәһәрендә туа, аннары бераз соңрак гаилә Азнакай районына күчеп китә.

Алексей 11нче сыйныфны Азнакайның Кәкре Елга мәктәбендә тәмамлый. Аннары Лениногорскига күчеп киләләр һәм туган шәһәре итеп кабул итеп яши башлыйлар.

Аңарда кечкенәдән үк лидерлык сыйфатлары беленә башлаган. 2010 елда армия хезмәтенә, Приморье краена китә. Армиядән соң өйләнә. 2016 елда гаиләдә малайлары Ярослав туа. Узган елның 28 октябрендә Алексей мобилизацияләнә.

Хатыны Римма әйтүенчә, мобилизация башлану белән, Алексей повестка көтә башлаган. “Аннары борчылып, “Мине онытмадылармы икән”, дип тә йөрде әле. 24 октябрьдә повестка килде. Алексей һәрвакыт әйтә иде: “Мин юкка гына бу дөньяда яшәмимдер, минем дә Ватанга кирәгем чыгар әле”.

19 февральдә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә Алексей һәлак була. 430нчы полк миномет атышларына эләгә. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Алексей Девяткин белән хушлашу мәрасиме шәһәрнең Үзәк мәйданында үтте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбинең хатыны Риммага Батырлык орденын тапшырды. Солдатның гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклашты.

Алексей Девяткин эшли торган оешмадан директор урынбасары Руслан Афлятунов килеп, солдат турында җылы сүзләр җиткерде. “Алексей хезмәттәшләре арасында хөрмәткә ия иде. Батыр ир-егет булып хәтеребездә калыр”, - диде.

 Якын дусты Александр: “Алексей гади, ышанычлы ир-ат иде. Авырлыклардан курыкмады, Ватанны сакларга һәрвакыт әзер иде. Чын патриот булды”, - диде.

Алексей Девяткинны озатырга әти-әнисе Василий Иванович һәм Нурания Мөзагитовна, сеңелесе, якыннары, дуслары, коллегалары, шулай ук Азнакайдан да, ул укыган мәктәптән дә килгәннәр иде.

Хәрбине хөрмәтләп Камышлы зиратында җирләделәр.

Алексей Васильевич Девяткин (24.10.1991 – 19.02. 2023)

#БезненГеройлар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев