Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Илфат Булат улы Шәрәфетдинов 14.11.1975 - 23.10.2023

Зәй-Каратай халкы авылдашлары Илфат Шәрәфетдиновны үзешчән сәнгать концертларының үзәгендә торуын һәм Сабантуйларда ат чабышларында катнашучы буларак, призлы урыннар алуын әле дә хәтерли.

Хәзер исә Илфат Булат улын туган илне сакларга дип китүче кыю хәрби итеп искә алырлар.

1975 елда, гаиләдә өченче бала булып туган Илфат Шәрәфетдинов төпчек малай дип, иркәләнеп кенә тормый, ә эш сөючән, уңган булып үсә. Хезмәт ярату, эш сөю – гаиләдән килә. Әтисе – Булат Зиятдинович һәм әнисе Сәлимә ханым гаиләдәге балаларны шушы сыйфатлар белән тәрбиялиләр.

Абыйсы Илшат әйтүенчә, Илфат 5нче класстан ук трактор, комбайн ише техникаларны йөртергә өйрәнә. “9нчы класста исә дусты Ринат Сәетгәрәев белән запас частьләрдән комбайн җыеп, шуның белән кырда җәй буе эшләделәр. Нәкъ шул комбайнда Илфат аннары комбайнчылар арасындагы конкурста призлы урын алды, ул чакта бүләккә транзистор алып кайткан иде”, - дип искә ала абыйсы Илшат.

Авыл мәдәният йортындагы бию төркеменә йөреп, теттереп бии дә белгән. Үзешчән сәнгать смотрларына һәрвакыт аны чакыра торган булганнар. Җыр-моңга мәхәббәт аны гомер буе озата барган. Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан да кулына гармунын алып, җыр суза...

Илфат Шәрәфетдинов Зәй-Каратай мәктәбендә укыганнан соң, армиядә хезмәт итеп кайта. Аннан соң нефть техникумында укый. 2013 елда әтиләре – Булат абый бакыйлыкка күчә. Әнисе Сәлимә апаны карау Илфат җилкәсенә төшә. Ул бөтен эшне башкара: юа, җыештыра, ашарга пешерә. 2021 елда Сәлимә апа да ахирәткә күчә.

2023 елның апрелендә Илфат махсус хәрби операциягә китәргә дигән ныклы карарга килә. Билгеле, туганнарына белдертәсе килми. Медицина комиссиясе узгач кына туганнары бу хакта белә.

Хәрби операция зонасына кадәр башта Севастопольдә хәрби әзерлек уза. Мотоукчы батальонында взвод вычислителе булып хезмәт итә. Хезмәт итү барышында җай чыгу белән туганнары белән аралашып торган, шалтыраткан. “Барысы да яхшы. Без монда бер гаилә кебек”, дия торган булган. Ноябрь аенда отпускка кайтырга хыялланган.

Тик язмышка башкача язылган була шул. 2023 елның 23 октябрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Курку белмәс хәрбине Зәй-Каратай авылы зиратында хөрмәтләп җирләделәр.

Илфат Шәрәфетдинов  махсус хәрби операция зонасындагы батырлыгы, кыюлыгы өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

#БезненГеройлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев