Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Дамир Исламов истәлегенә. Каһарманлык үрнәгендә яшь буынны да тәрбияләү мөһим.

«Татмедиа» җәмгыяте «Безнең Геройлар» дигән яңа рубрика башлады. «Лениногорск-информ» филиалы әле рубрика буенча язмалар урнаштыруны башлый.

Әлеге рубрикада махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче, орден-медальләр белән бүләкләнгән солдатлар, үз тормышларын МХО зонасы белән бәйләгән хәрбиләр турында сөйләячәкбез, язачакбыз.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен Татарстанда яңа оешкан батальонның берсенә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирделәр. Күптән түгел Татарстан Республикасында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен исемле өч яңа батальон барлыкка килде. Аларның икесе профильле — танк һәм артиллерия батальоннары. Беренче батальон Россия Герое Дамир Исламов исемен йөртә, икенчесенә Советлар Союзы Герое легендар Борис Кузнецов исеме бирелгән. Өченче батальонның исеме әле игълан ителмәгән. Алар Казан танк училищесы базасында оештырылган һәм бары тик контрактчылардан гына тора. 

2022 елның ноябрендә Казанда Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды булдырылды. Фондның директоры Валериан Алмазов Дамир белән, әле ул мәктәп укучысы вакытында таныш булган. «Башта апасы Динара белән таныштым, аннары барлык гаиләсе белән. Дамир хәрби булырга хыяллана иде, Казан танк училищесына укырга карар иткән, бу юнәлештә булышкан идем аңарга», — ди. 

Запастагы офицер Валериан Алмазов Лениногорскины спорт шәһәре генә түгел, Геройлар шәһәре булуын да билгеләп үтте. «Зур булмаган шәһәрдә 12 Советлар Союзы Герое һәм бер Россия Герое булу — бу зур горурлык», — ди. 

Дамир Исламов исеме — лениногорскилылар хәтерендә мәңгелеккә якты йолдыз булып калачак. Ул 2022 елның 7 мартында Украинада барган махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Дамирның Т-72Б1 танкы экипажы көндәшләрнең ныгытылган районына һөҗүм итә. Алар ут ноктасын һәм дошман ягыннан ун кешене юкка чыгара. Һөҗүм вакытында Исламов танкын «Молотов коктейле» белән яндыралар. Экипаж машинаны ут астыннан алып котыла, утны сүндерә һәм сугышчан бурычны үтәү өчен кире борылып килә. Шуннан соң Исламов җитәкчелегендә танк экипажы ВСУ (Украина хәрби көчләренең) биш танкы белән тигезсез көрәшкә чыга, дүрт танкны тар-мар итәләр. Өлкән лейтенантның хәрби машинасы дошман тарафыннан юкка чыгарыла. Экипаж һәлак була. 

Россия Президентының 2022 елның 25 мартындагы указы нигезендә Дамир Исламовка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде.

Лениногорскилылар аның батырлыгын онытмый. Дамир Исламов истәлегенә ул укыган 6нчы мәктәптә бюст куелды. Шулай ук ул яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылды. 

Розалия Харисова

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев