Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

«Тыйнак ир-егет иде, герой булды»

Сугышлы авылында Хәмидә һәм Әкрәм Хәсәншиннар гаиләсендә 1987 елның 20 сентябрендә дөньяга килә Илсур.

Гаиләдә дүрт егет бөркетләр сыман үсәләр.

Әтисе фермада, терлекчелектә эшләгән, әнисе сыер сауган. Кызганыч, Әкрәм ага бик иртә бакыйлыкка күчә, шунлыктан тормыш авырлыгы Хәмидә апа җилкәсендә һәм дүрт малайда кала. Илсурның абыйсы әйтүенчә, “Бераз шуграк та булганбыздыр инде”. Тора-бара Хәсәншиннар гаиләсе бер малайларын югалталар.  

Илсур Хәсәншин Сугышлы мәктәбендә 9нчы классны тәмамлый. Ул чакта Сугышлы мәктәбендә укыткан, хәзерге көндә Шөгердә белем һәм сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе булып эшләүче Сиринә Тәхавова искә алып болай ди: “Илсур оялчан, тыйнак, ярдәмчел булып безнең хәтердә калды. Алар классы - үзенчәлекле иде. Барлык эштә алар беренче булды, урманчы Мират абыйга агачлар утыртуда булышалар, каен бөресе җыялар иде. Спорт ярышларында алар шулай ук актив булдылар. Илсур да шундый иде, кешелекле булды ул. Ышанып та булмый бу фаҗигагә. Хәмидә апага Ходай сабырлык бирсен”, - ди Сиринә Тәхавова.

2002-2005 еллар аралыгында 14нче һөнәри училищеда укый. Аннан армия саларында хезмәт итә. Быел август аенда, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. 328нче десант-штурм полкының отделение командиры була. Хәрби бурычын үтәгәндә, 23 ноябрьдә һәлак була.

Илсур Әкрәм улы Хәсәншинның гәүдәсен Сугышлыга алып кайтып, хөрмәтләп җирләделәр. Сугышлы авылы имамы Сәгит хәзрәт Хәбиров әйтүенчә, беркем дә белми, кемгә күпме гомер язылганын. “Күпме язылган, шуның кадәр яшибез. Тыйнак кына егетебез геройлыкка тиң адымнар ясаган. Батыр егетләребез булганда, илебез тыныч булыр. Илсурны авылда зират коймаларын тотканда, булышып йөргәндә күргән идем. Аз сүзле, сабыр гына егетебез булды. Урыны оҗмахта булсын”, - диде имам.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән аның урынбасары Сергей Тимаков, Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының бүлек начальнигы Дмитрий Нобелев Хәсәншиннар гаиләсенең, якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашу сүзләре җиткерделәр, ил иминлеге өчен башын салган солдатлар беркайчан да онытылмаячагын, Илсурның тормышы – Ватанга хезмәт итү үрнәге икәнен белдерделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова Илсурның әнисе Хәмидә Шамилевнаның, абыйлары Әнвәр һәм Мансурның кайгысын уртаклашты.

Илсур Хәсәншин махсус хәрби операция зонасындагы батырлыгы, кыюлыгы өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев