ҖОМГА КОЙМАГЫ
Пәйгамбәребез: "Һәрберегез көтүче вә һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Имам (җитәкче) – көтүче, ул үзенең халкы өчен җавап бирер. Ир – үз гаиләсен көтүче, шул хакта җавап бирер. Хатын – өен көтүче, шул хакта җавап бирер. Ялчы – хуҗа малының көтүчесе, шул хакта җавап бирер. Һәрберегез көтүче вә һәрберегез үз көтүе хакында җавап бирәчәк", - дигән.
"Монда булган имам, ир, хатын, хезмәтче сүзләре мисал өчен генә искә алына. Юкса, хәдис хөкеменә күрә эш башында булган кешеләрнең һәрберсе вә берәр төрле идарә башында торучылар, нинди булса да берәр вазифа һәм хезмәт итүчеләрнең һәрберсе үз урыннары вә хезмәтләре нисбәтендә җаваплы булулары мөмкин. Алай гына да түгел, бәлки гомуми булган иҗтимагый вә мәдәни, сәяси вә икътисадый, дини вә дөньяви эшләрдә инсаннар үзләренең акыл вә гамәлләре, аң вә игътибарлары белән туры килгән сурәттә җаваплы булырлар"(Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 188нче хәдис. 1916.)
Йә, Раббым, һәрберебезгә күтәргән вазифаларыбызда җаваплы булырга насыйп әйлә.
https://vk.com/irekmaydani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев