Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан эзтабарлары Спас районында казу эшләре алып барганда бала сөякләренә юлыккан

Татарстан эзтабаралары Спас районы Измәр авылы янында 1918 елда үлгән биш яшьлек бала һәм бер ир-атның сөякләрен тапкан. Республиканың эзтабарлар отрядлары 1917-1922 елларда Гражданнар сугышы барган урыннарга экспедиция үткәрде.

«Килешү һәм Тынычлык вахтасы» республика акциясе Актай елгасы буендагы әлеге урында инде 2014 елдан бирле бара.

Нәкъ менә шушы елда биредә яшәүчеләр районның хәрби комиссарына кеше сөякләре табуы хакында сөйләгән, комиссар исә эзтабарларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 

Шушы вакыт эчендә табылган кеше сөякләренең саны инде сигез дистәгә җиткән. Аларның җитмешен моннан 100 ел элек сугыш барган урыннан ерак түгел урнаштырылган монумент янында җир куенына иңдергәннәр.

«Әлеге сөякләр Самарада җыелган оештыру җыелышы – Комуч хәрбиләренеке булырга мөмкин. Әлеге армия 1918 елның маенда Казанга һөҗүм иткән, шул ук елның сентябрендә алар шушы урыннар буйлап чигенгәннәр», - дип фаразлый Татарстанның «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасының эшләр идарәчесе Илья Прокофьев.

Бу фаразны башка табылдыклар да раслый: эзтабарлар патша армиясе чорындагы берничә медальгә, офицер кокардасына, Россиянең соңгы императоры дәверендә сугылган акчаларга да юлыккан. Кызыл армиячеләрнең мондый әйберләре булуы икеле, дип саный экспедициядә катнашучылар.


 

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/11/01/174437/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев