3 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадалар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, спорт, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадалар һәм башка төрле конкурслар исемлегенә 191 ярышны кертергә тәкъдим итте, дип яза «Российская газета». Исемлек проектында «Киләчәккә адым», «Ломоносов», «Югары проба», «Йолдыз» кебек традицион олимпиадалар белән беррәттән, «Туган як пейзажы», «Агросәнәгать комплексы - фән, иҗат, рухият», «Мине...
-
Куакбаш шагыйрәсе Халидә Бегҗановадан өр-яңа шигырь
Туган нигез Яшьлек эзләрен табарга, Бала чагыма килдем. Иске йортка атлап кереп, Кая син яшьлек - дидем. Ачылмалы тәрәзәне, Ачып куйды бала - чак. Аңкып кергән шомырт исе, Мәңге истә калачак. Зыңлап куйды тәрәзәләр, Тутыккан күгәннәре. Баскан саен ыңгыраша, Балачак идәннәре. Әнә бишекнең элмәге, Сигез бала атынган. Тупырдашып йөгерәбез, Әти...
-
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән
Питрәч районында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле бер кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына М7 трассасының 854 нче чакрымындаюл һәлакәте килеп чыгуы турында хәбәр килә....
-
"Балага туганчы ук күз тидердек, ахрысы" (гыйбрәт өчен)
Баланың нинди зур бәхет икәнен бала табудан мәхрүм калган хатыннар гына аңлый аладыр. Беренче балама авырга узгач, бик куанган идем. Ирем дә, әнием, каенанам да ул баланы шундый яраттык. Туганчы ук артык яратып, күз тиердек бугай шул. Токсикоздан бик интексәм дә, бу бик рәхәт интегү иде. Егерменче атнада йөрү кыенлашты....
-
Керкәле авылында чишмәне төзекләндерәләр (фотолар)
Керкәле авылындагы "Изгеләр чишмәсе"н матурлыйлар. Инде менә өченче көн рәттән юл буенда ямь биреп торучы чишмәне яңарту эше белән шөгыльләнәләр. Бу эшне Әлмәт фирмасы эшчеләре башкара. - Лениногорскидагы тагын бер чишмәне яңартачакбыз, - ди җәмгыятьнең мастеры Олег Калачкев. Ул үзе дә буяулар сайлауда, чишмәнең ташларын төрле төсләргә мануда катнаша.
-
Лениногорскида Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм узды (фотолар)
Бүген шәһәребезнең "Ихлас" мәчете каршындагы паркта Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен күңелле бәйрәм узды. Ел саен "Ихлас" мәчете шулай балаларны, әти-әниләрен, әби-бабайларын җыеп, бәйрәм үткәрә. Әле июнь аенда Ураза бәйрәме уңаеннан шундый чара узган иде. Паркка килүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сигатуллин котлады. Балалар...
-
"Алмакай" утарының татар токымлы атлары беренче тапкыр Казан ипподромында узышкан (ФОТОЛАР)
Беренче тапкыр! Татар атлары Казан ипподромындагы чабышта катнашты. Яңа дәрәҗә, дуслар, дип язалар төркемнәрендә. Бу чара 23 августта ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган булган.
-
Рәфилә Шәмсетдиновадан туклыклы салат
Катламлап, арасына майонез ягып ясала. Астан өскә: 1 рәт - Вак итеп туралган пешкән ит (бозау ите, тавык та ярый). 2 рәт - Угычтан чыгарылган кишерне, вак итеп туралган суган б-н кыздырып аласың һәм ит өстенә җәясен (1вак суган, 2уртача зурлыктагы кишер). 3 рәт - угычтан чыгарылган пешкән йомырка (2шт)....
-
Лениногорск районында күпме сөт җитештерелгән?
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 3 сентябрь көнендә 51 тоннадан артык сөт җитештергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 7 процентка артыграк. Бер сыерга 13,5 килограмм сөт туры килә.
-
Япониядә машинаны агачтан ясарга җыеналар
Галимнәр уйлавынча, агач нигезендә җитештерелгән материал корычтан биш тапкырга нык һәм җиңелрәк булачак ди. Бүген әлеге материалның бер килограммын җитештерү тугыз долларга төшә икән. 2030 елга бу бәяне ике тапкырга киметергә уйлыйлар. Хәзерге вакытта дөньяда бары Morgan британ маркасы гына машинаның каркасын ясауда агач куллана. Чыганак: shahrikazan.com
-
"Ак Барс" командасы сезонда беренче тапкыр оттырды
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында "Сочи" командасына оттырды. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде. Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык - "Сочи" хоккейчылары күплектә уйнаудан...