Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм узды (фотолар)

Бүген шәһәребезнең "Ихлас" мәчете каршындагы паркта Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен күңелле бәйрәм узды. Ел саен "Ихлас" мәчете шулай балаларны, әти-әниләрен, әби-бабайларын җыеп, бәйрәм үткәрә. Әле июнь аенда Ураза бәйрәме уңаеннан шундый чара узган иде. Паркка килүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сигатуллин котлады. Балалар...

Бүген шәһәребезнең "Ихлас" мәчете каршындагы паркта Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен күңелле бәйрәм узды. Ел саен "Ихлас" мәчете шулай балаларны, әти-әниләрен, әби-бабайларын җыеп, бәйрәм үткәрә. Әле июнь аенда Ураза бәйрәме уңаеннан шундый чара узган иде.
Паркка килүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сигатуллин котлады.
Балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Уенда катнашып, алар фишка алдылар, берничә фишка җыйсаң, шуны уенчыкка алыштырырга була иде.
Тәмле пылау белән шашлык пешеп торды.
Атта йөрергә теләүчеләр дә табылды.
Шулай ук теләгән кешегә печенье белән чәй эчү оештырылган иде.
Халыкка, бигрәк тә балаларга бәйрәм бик ошады. Мондый әхлакый яктан тирән мәгънәгә ия бәйрәмнең киләчәктә дә үткәрелүен теләделәр.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев