Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш шагыйрәсе Халидә Бегҗановадан өр-яңа шигырь

Туган нигез Яшьлек эзләрен табарга, Бала чагыма килдем. Иске йортка атлап кереп, Кая син яшьлек - дидем. Ачылмалы тәрәзәне, Ачып куйды бала - чак. Аңкып кергән шомырт исе, Мәңге истә калачак. Зыңлап куйды тәрәзәләр, Тутыккан күгәннәре. Баскан саен ыңгыраша, Балачак идәннәре. Әнә бишекнең элмәге, Сигез бала атынган. Тупырдашып йөгерәбез, Әти...

Туган нигез
Яшьлек эзләрен табарга,
Бала чагыма килдем.
Иске йортка атлап кереп,
Кая син яшьлек - дидем.
Ачылмалы тәрәзәне,
Ачып куйды бала - чак.
Аңкып кергән шомырт исе,
Мәңге истә калачак.
Зыңлап куйды тәрәзәләр,
Тутыккан күгәннәре.
Баскан саен ыңгыраша,
Балачак идәннәре.
Әнә бишекнең элмәге,
Сигез бала атынган.
Тупырдашып йөгерәбез,
Әти - әни артыннан.
Стенада иске көзге,
Күпме хисләр кичергән.
Без әкият тыңлап яткан,
Мич башы тик ишелгән.
Балачакның җылылыгы,
Шул мич белән таралган.
Күңелемә моңнар җыям,
Һәр почмактан аралап.
Ишек тупсасы калҗайган,
Сыйпап куйдым келәсен.
И туган йорт, һәрчак минем,
Төшләремә керәсең.
Иске йортка килеп кереп,
Бала - чагымны таптым.
Хатирәләр тупладым да.
Сыйпап ишеген яптым.
Халидә Бегҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев