"Ак Барс" командасы сезонда беренче тапкыр оттырды
СПОРТ

"Ак Барс" командасы сезонда беренче тапкыр оттырды

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында "Сочи" командасына оттырды. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде. Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык - "Сочи" хоккейчылары күплектә уйнаудан...

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында "Сочи" командасына оттырды. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде.
Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык - "Сочи" хоккейчылары күплектә уйнаудан оста файдаланды. Гол авторы - Михаил Мамкин.
Уенның соңгы периодында Эмиль Гарипов саклаган капкага "голлар яңгыры" яуды - "Сочи" хоккейчылары җавапсыз 4 алка кертә алды.
Шулай итеп, "Ак Барс" сезон башындагы 4 җиңүдән соң беренче җиңелү ачысын татыды. 6 сентябрьдә Казан хоккейчылары Екатеринбургта "Автомобилист" командасы белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Нет комментариев