4 март 2018 яңалыклары
-
Лениногорск колледжы студенты - республика конкурсында
Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы студенты Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган "Сугыш эзләре буйлап" республика нәфис сүз конкурсында катнашты. Бу хакта колледж сайты хәбәр итә. Конкурс Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында узды. Анда республиканың 36 һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 1-2 курс студентлары - 42 егет-кыз катнашты. Конкурс нәтиҗәсе буенча шәһәрнең музыка-рәсем...
-
Куакбаш егетләре көрәштә булдыра
Куакбаш мәктәбендә спорт-сәламәтләндерү һәм хәрби айлык кысаларында милли көрәш буенча ярышлар үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Үз үлчәү категориясендә - 35-40 кг - беренче урынны Галиуллин Н., икенче урынны Галиуллин Р., өченче урынны Ситдиков Адель алды. 40-45 кг арасында беренче урынга И.Арсланбеков лаек булды. Икенче урында - И.Зарипов. 55-60...
-
Казан метеорологы: "Март аенда яз булмаячак"
Календарьда яз ае башланса да, әле җылытмаячак, ди Казан метеорологы Юрий Переведенцев. Март салкын булачак, уртача температура климатик нормадан түбән була, элегрәк минус 8 градус иде бу вакытта, хәзер -12. Скандинавия циклоны сәбәпче моңа, ди ул. Белгеч әйтүенчә, якын көннәрдә Казанда салкынча булачак. Дөрес, атна башында, дүшәмбе, сишәмбе температура -5,...
-
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле
Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла хаҗи Дубин дәгъва итә. Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә тугыз кандидатураны күрсәтү турында карар кабул ителде, дип яза Татар-информ....
-
Лениногорск районында язгы чәчү кыйммәткә төшәчәк
Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан артык ярдәм биреләчәк, диде министр. Марат Әхмәтов Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була, дип әйтте. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бу турыда чәчү эшләрен финанс яктан тәэмин итү турында Татарстан Хөкүмәте Йортындагы...
-
Чәч буяу һәм кистерү өчен Ай календаре бар икәнен белә идегезме? (мартка календарь)
Айның кешегә тәэсире хакында күптән беләбез инде. Ә менә Ай фазасына карап, чәч буяу һәм кистерүдән төрле нәтиҗә булырга мөмкин икәнлеге турында күпләр белмидер. informing.ru сайты хәбәр иткәнчә, март аена Ай календаре бар икән. Шунлыктан кайсы көнне кистерергә яисә буятырга икәнен алдан планлаштырып куйсагыз да була. 1 марта - после...
-
Җылы сүз дә дәвамы?
Мәскәүдә табибларны пациентлар белән әдәпле итеп аралашырга өйрәтә башлаганнар. Бу хакта ил башкаласы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр иткәннәр. Әйтүләренә караганда, ак халат ияләрен психологлар да укытачак. Белгечләр табибларга авыру янында әйтергә ярамаган сүзләрне аңлату белән беррәттән, пациентны дәваланырга үгетләү серләренә дә төшендерәчәк, ди. Кыскасы, поликлиника һәм хастаханәләрдәге дорфалыкны юкка чыгармакчылар....
-
Лениногорскилылар "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре (+Исемлек)
"Созвездие-Йолдызлык-2018" фестиваленең Азнакайда зональ туры узды. Анда безнең районның сәләтле һәм талантлы балалары "вокал-соло", "хореография" , "вокаль ансамбльләр", "конферанс" номинаөияләрендә катнашты. Нәтиҗәдә зональ тур буенча 15 номер, барлыгы 76 бала җиңүче булды. Менә алар: в номинации хореография: младшая группа 3-е место занял хореографический коллектив "Империя", средняя группа 2-е место хореографический...
-
Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк
Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. (Казан, 4 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк. Татарстанда...
-
“Бу чирне мин Аллаһы ярдәме белән җиңәргә тиеш”
Роза Сәйфетдинова дәвачылар нәселеннән. Ә аның улы, талантлы татар рәссамы Әнвәр әфәндене белмәгән кеше сирәк. Роза ханым Казанның иң уңган аш-су осталарының берсе дә әле. Гомере буе эш алдынгысы булган, хәзер инде лаеклы ялда. - Роза ханым, нәселегездә дәвалау сәләте булуын иң әүвәл кемдә күрдегез? - Әниемдә. Мин туып-үскән Чирмешән...
-
Район мәктәпләреннән патриотик фестивальдә катнаштылар (ФОТОЛАР)
Иске Шөгер мәдәният йортында патриотик җырлар, биюләр, нәфис сүз буенча муниципаль фестиваль узды. Анда район мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан катнаштылар. Фотолар : vk.com/club156970930
-
"Ат җене кагылган егетләр Татарстанның Лениногорск районында, Башкортстанда бар"
Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар, диде Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе. "Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасының Совет рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы "Йолдыз" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытырга кирәк дип саный. Бу хакта ул VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының пленар...