"Ат җене кагылган егетләр Татарстанның Лениногорск районында, Башкортстанда бар"
Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар, диде Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе. "Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасының Совет рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы "Йолдыз" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытырга кирәк дип саный. Бу хакта ул VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының пленар...
"Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасының Совет рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы "Йолдыз" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытырга кирәк дип саный. Бу хакта ул VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында белдерде.
"Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар. Татар аты чыдам, бу генетик яктан да расланган. Әмма соңгы елларда бу терлекне асраучылар кими.
Татар атларының киләчәктә дә бөтен галәмгә танытуда җитәкчелек ярдәм күрсәтер, дип өметләнәбез. Башкортстанда ат җене канылган егетләр шактый. Кушнаренко районында яшәүче Марсель Әтәфович хәтта атларда хаҗга бару тәкъдимен дә күтәрде. Татарстанның Лениногорск районында нәселле татар атларын үрчетүче бар. Мин үземнең коллегаларга - эшмәкәрләргә нәселле татар атларын үрчетү юнәлешендә эшләргә киңәш итәм. Республика җитәкчеләре татар атларын үрчетүгә йөз белән борылсын һәм эшмәкәрләргә ярдәм кулы сузсын иде", - диде ул.
Фото: vk.com/koni_almakai?z=photo-76095903_456239595%2Fwall-76095903_1851
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев