Лениногорск колледжы студенты - республика конкурсында
Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы студенты Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган "Сугыш эзләре буйлап" республика нәфис сүз конкурсында катнашты. Бу хакта колледж сайты хәбәр итә. Конкурс Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында узды. Анда республиканың 36 һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 1-2 курс студентлары - 42 егет-кыз катнашты. Конкурс нәтиҗәсе буенча шәһәрнең музыка-рәсем...
Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы студенты Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган "Сугыш эзләре буйлап" республика нәфис сүз конкурсында катнашты.
Бу хакта колледж сайты хәбәр итә. Конкурс Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында узды. Анда республиканың 36 һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 1-2 курс студентлары - 42 егет-кыз катнашты.
Конкурс нәтиҗәсе буенча шәһәрнең музыка-рәсем педагогия колледжының 2 курс студенты Лиана Локманова "Әдәбиятка мәхәббәт" номинациясендә җиңүче булды. (Җитәкчеләре: Г. Шәрипова, Г. Хәйретдинова).
Фото: edu.tatar.ru/l-gorsk/page1293.htm/page1294.htm/read-news/1685607
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев