“Бу чирне мин Аллаһы ярдәме белән җиңәргә тиеш”
Роза Сәйфетдинова дәвачылар нәселеннән. Ә аның улы, талантлы татар рәссамы Әнвәр әфәндене белмәгән кеше сирәк. Роза ханым Казанның иң уңган аш-су осталарының берсе дә әле. Гомере буе эш алдынгысы булган, хәзер инде лаеклы ялда. - Роза ханым, нәселегездә дәвалау сәләте булуын иң әүвәл кемдә күрдегез? - Әниемдә. Мин туып-үскән Чирмешән...
Роза Сәйфетдинова дәвачылар нәселеннән. Ә аның улы, талантлы татар рәссамы Әнвәр әфәндене белмәгән кеше сирәк. Роза ханым Казанның иң уңган аш-су осталарының берсе дә әле. Гомере буе эш алдынгысы булган, хәзер инде лаеклы ялда.
- Әниемдә. Мин туып-үскән Чирмешән районының Чирмешән авылында аңа күпләр мөрәҗәгать итә, аның янына төрле чирләрдән дәва эзләп киләләр, ул күз тиюләрне дә бетерә иде. Хәтеремдә: "Балам ике тәүлек туктаусыз елый", - дип хәтта табибә-педиатр килде. Әнием өшкереп җибәргәч: "Инде ике сәгать тынычлап йоклый", - дип хәбәр салды.
Сугыш еллары... Бервакыт яз көне, җигелгән ат белән ерак юлдан әни бик туңып кайтты, бер аягы белән җиргә гомумән баса алмый башлады, аягы катып калды. Унбер ай хастаханәдә ятты, ләкин барыбер төзәлмәде. Әбием Мәрьям: "Үзебез дәвалап терелтербез!" - диде. Өебез - олы юл кырыенда һәм көн саен аннан атлы олаулар йөреп кенә тора. Шулар узып китүгә, әбиебез: "Барыгыз тизрәк, ат тизәген алып керегез!" - дия торган иде. Шул җылы тизәкне әнинең аягына бәйләп, тукыма белән урап куя, шулай берничә сәгать ятарга кирәк. Ат бит солы гына ашый, чиста мал... Кем уйласын... Әмма шушы чара белән дәвалагач, әнинең аягы турайды, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер! Әбием моның яхшы нәтиҗә бирәчәген каян белгәндер?! Тик шунысы бар: безнең нәселдә эчке тоемлау хисе бик көчле. Мин үземдә дә моны күптән сизәм.
- Үләннәр белән дәвалау юлы сабырлык, зур гыйлем таләп итә бит.
- Билгеле. Һәр ел яз-җәй айларында туган ягыма кайтам, анда каен яфрагы, тузганак, кычыткан, алмагач, груша, сирень, сәрби, юкә агачларының чәчәкләрен, гөлбадран, мәтрүшкә, әрекмән - нинди файдалы чәчәк яисә үлән бар, барысын да үз вакытлары буенча җыеп киптерәм.
- Үзегезне нинди өч сүз белән сыйфатлап бирер идегез?
- Гомерем буе шат күңелле, ярдәмчел һәм туры сүзле булдым. Һәм хәзер дә шулай. Сынаулар аша да уздым, берничә операция кичердем. Әле беркөн табибка барырга туры килде, күрәм, аның үзенең дә кәефе юк, авырый кебек. "Чирлисезме әллә?" - дим. Шәфкать туташы көлеп үк җибәрде, алар кабинетына табибка андый сорау бирер өчен кермиләр. Аның аркасы бик авырта икән, күлмәге өстеннән генә массаж ясадым. Кулларымда да сиземләү сәләте бар, хәле җиңеләйде табибның. Күршеләр дә мине күрүгә сәламәтлекләреннән зарланырга тотыналар, киңәшләр бирәм. Мәсәлән, шикәр чире белән җәфаланучыга бер айлык туклану диетасы төзеп бирдем, калорияләрне, ризык микъдарын санап, ничә сәгатьтән соң ашарга кирәклеген дә билгеләдем, иренмәдем. "Кандагы шикәр күләме дә төште, ябыктым да", - ди хәзер.
- Иремнең әнисе бронхиаль астма белән җәфа чикте. Аны бик күп еллар буе бер рецепт белән дәваладым, файдасын күрде. Моның өчен 1 стакан чистартылмаган солы алырга, аны бик яхшылап юып, өстенә 6 стакан салкын су салып, төне буе тотарга кирәк. Иртән иртүк солылы суны кайнатып чыгаралар һәм сүлпән утта тагын 1 сәгать кайнатып, төнәтмәне сөзәләр. Шуннан соң солыдагы бар файдалы матдә төнәтмәгә күчсен өчен бүрткән солыны иттарткычтан чыгаралар һәм әзер төнәтмәгә кире салып, кайнап чыкканчы утта тоталар. Яңадан сөзеп, җылы килеш ач карынга әз-әзләп эчәләр. Ул - бик туклыклы. Төшке ашка кадәр башка ризык ашамыйча торсаң, тагын да яхшырак. Төнәтмә үпкәләрне чистарта. Шушы рецепт белән бер туганыбыз яңа гына башланган астмадан котылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев