4 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Кыңгырау чыңы дәшә мәктәпкә
Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә Белем көнен балалар һәм әти-әниләр шау-гөр килеп каршы алды. Хәтта шыбырдап яуган яңгыр да тантаналы линейканы үткәрергә комачау итмәде. Бәйрәмгә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллинның килүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быелгы уку елын 6 нчы мәктәп "яңа...
-
Тарихи бизәге булган бәйрәм
Шәһәр, Республика, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көнен, елдагыча, "Яшьлек" стадионында зурлап бәйрәм иттек. Иң элек Боз сарае янындагы укыту полигонында Тольятти шәһәреннән килүчеләр мотошоу күрсәтте. Мотоцикл, квадроцикл һәм машиналар оста итеп, кызыклы трюклар ясап, халыкка тамаша күрсәтеп, онытылмаслык мизгел бүләк итте. Бәйрәмнең төп өлеше стадионның үзендә үтте. Сәхнәнең ике...
-
Үткәне – горурланырлык, киләчәге – ышанычлы
Мәдәният сараенда "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җәмгыяте «алтын» юбилеен билгеләп үтте. 50 ел эчендә идарәнең уңышлары да җитәрлек, эшчәнлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Юбилей кичәсенә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, "Татинтек" җәмгыяте директоры Рөстәм Әхмәтҗанов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җитәкчесе һәм хезмәтчәннәре, шулай ук идарәнең аксакаллары - ветераннары...
-
Йөрәк яшь бит әле
Шушы көннәрдә "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Әнәс Кавыевичның тормыш юлы һәм хезмәт биографиясе туып-үскән ягы, нефть төбәге - Лениногорск шәһәре белән бәйле. Мәктәп еллары 8 нче мәктәптә үтсә, Лениногорск нефть техникумында ул техник-электромонтер, Мәскәүнең Губкин исемендәге нефть һәм газ институтында тау инженеры, Саратов...
-
Кыр эшләре көндәлеге
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 4 сентябрьгә алынган мәгълүмат буенча, район кырларында 23 мең 300 гектар мәйдан эшкәртелгән, планда - 47 мең 800 гектар. "Лениногорская"агрофирмасы", "Ленин", "Маркс", "Сатурн-Урал" җәмгыятьләре һәм "Союз-Агро"ның "Зеленогорский бүлекчәсендә әлеге эш шактый башкарылган. Киләсе ел уңышы өчен 10 мең 452 тонна сабан культуралары орлыгы амбарларга салынган.
-
Авыл җирлекләренә – машина
Республика көне алдыннан, Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында узган конкурс-смотр лауреатларына машина ачкычлары тапшырды. Әлеге зур бүләккә яхшы күрсәткечләре һәм призлы урыннар яулавы өчен районыбызның Түбән Чыршылы һәм Шөгер авыл җирлекләре дә лаек булды. Авыл җирлеге башлыкларына «Fiat Albea» машинасы бирелде.
-
Яңаны төзиячәкләр
Шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә быел кыңгырау чыңы ишетелмәячәк, дәресләр дә укытылмаячак. Мәктәп бинасы шактый таушалган, искергән булу сәбәпле, яңартуга мохтаҗ иде. Шунлыктан, аны сүтеп, урынына яңаны төзергә исәплиләр. 2 нче мәктәпнең II һәм III сыйныф укучылары 6 нчы мәктәптә, калган сыйныфлар укуны 11 нче гимназиядә дәвам итәчәк.
-
Бәйрәм концерты
"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Коллективны идарә начальнигы Әнәс Вәлиев котлады. Ул җиде айлык планның 100 процент үтәлгән булуын билгеләп үтте, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюковның котлау телеграммасы белән таныштырды, юбилярларга һәм идарәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Намуслы хезмәтләре өчен бер төркем газчыга шәһәр...
-
Китап укырга яратасыңмы?
Республика көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә акция оештырылды. Бу шәһәребездә үткәрелүче массакүләм акциянең дүртенчесе икән. Ул халыкны, аеруча яшьләрне китап укыту, китапка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә. Бу көнне акциядә катнашучыларга төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде, республикабыз тарихы һәм мәдәниятен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан конкурс үткәрелде. Шулай ук китап...
-
Ходай күрсәтер әле
Александровка авылы юнәлешендәге урман артында урнашкан бакчачылык ширкәтләре, шәһәрдән шактый читтә саналса да, бакча каракларының кулы анда да җитә икән. Моннан берничә ел элек тимердән эшләнгән су савытларын, торбаларны урлап бетергәч, ул "кара йөрәкләргә" эш беткән сыман иде. Республика хөкүмәтенең кара һәм төсле металл каракларына каршы кискен чаралар күрүе нәтиҗәсендә,...
-
Полиция көндәлеге
(25 - 31 август) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 5 җинаять теркәлгән. Иртәнге карак 28 августта 9 сәгать 10 минутта дежур частенда Лермонтов урамы, 17 нче йорт ишегалдында торучы "ВАЗ-2115" автомобиленнән "Иволга" автомагнитоласы, ROSS планшеты урлану турында гариза теркәлә. Матди зыян - 9 мең 440 сум. Әлеге факт буенча 1996...