Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кыңгырау чыңы дәшә мәктәпкә

Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә Белем көнен балалар һәм әти-әниләр шау-гөр килеп каршы алды. Хәтта шыбырдап яуган яңгыр да тантаналы линейканы үткәрергә комачау итмәде. Бәйрәмгә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллинның килүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быелгы уку елын 6 нчы мәктәп "яңа...

Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә Белем көнен балалар һәм әти-әниләр шау-гөр килеп каршы алды. Хәтта шыбырдап яуган яңгыр да тантаналы линейканы үткәрергә комачау итмәде. Бәйрәмгә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллинның килүе дә бәйрәмгә ямь өстәде.


Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быелгы уку елын 6 нчы мәктәп "яңа күлмәген киеп" каршы алды. Билгеле булганча, ул яңартуга, ремонтка мохтаҗ иде. Быел мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы нигезендә, республика бюджетыннан 24 миллион сум бүлеп бирелгән. Иш янына куш дигәндәй, җирле хакимият шуңа 20 миллион акча өстәде. Нәтиҗәдә, шәһәребезнең 3 нче һәм 6 нчы, районның Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.
6 нчы мәктәпнең моңа хәтле, дөресен генә әйткәндә, бинага керү юлы да юк иде. Хәзер әлеге мәктәп әллә кайдан үзенә тартып тора. Кыска гына вакыт эчендә башкарылган эшне санап бетерерлек тә түгел. Тышкы ягын гына алыйк. Бик матур итеп керү юлы ясалган, мәктәпне каплап торучы агачлар киселеп, асфальт җәелгән, бинасы буялган. Тыштан ул хәзер өр -яңа мәктәп кебек тора. Сыйныф бүлмәләре, кабинетлар тәртипкә китерелгән. Укучылар өчен уңайлы ашханә залы, чиста, иркен, якты класслар, яшь үзенчәлеген исәпкә алып эшләнгән уңайлы парталарны күргәч, белем алырга килүче балаларның күзендә шатлыкның иге-чиге юк иде. Хәер, моңа укучылар гына түгел, остазлар да, әти-әниләр дә бик шатланды.
Быел шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 8 меңнән артык укучы укыячак. Шуның 821е - беренче сыйныфка баручылар. 6 нчы мәктәп бусагасын 87 бала атлады. Быел бу мәктәпне тулылану көтә. Чөнки, 2 нче мәктәп яңартылу сәбәпле, II һәм III сыйныфлар 6 нчы мәктәптә укыячак.
Белем көне уңаеннан оештырылган тантаналы линейка, гадәттәгечә, укучылар чыгышы һәм Дәүләт гимны белән башланып китте. Тәбрикләү сүзләрен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде.
- Кадерле укучылар һәм әти-әниләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итеп, исәнлек, тынычлык, беренчеләргә тырышып укырга, әти-әниләргә - сабырлык, мөгаллим-мөгаллимәләргә эшләрендә уңышлар телим, - диде.
Мәктәпнең яңартылуы турында берничә сүз әйтеп, Рәгать Галиәгъзамович бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте. Шәһәр мэры мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен сертификат тапшырды.
Тәбрикләүне дәвам итеп, укучыларга хәер-фатиханы мәктәп директоры Ирина Никифорова бирде:
- Бүген көзнең иң матур бәйрәме - Белем көне. Һәм без аны яңа, матур, төзек мәктәп ишегалдында каршы алабыз.
Кадерле беренчеләр! Сез - бүгеннән мәктәп укучылары. Белем алыр өчен сезнең алда бернинди киртәләр дә юк. Шуңа, укыгыз, кызыксыныгыз, һәр нәрсәгә төшенергә тырышыгыз. 6 нчы мәктәп укучысы дигән исемгә генә кызыллык китермәгез. Хәерле юллар сезгә, беренчеләр!
Узган уку елы нәтиҗәләреннән чыгып, мәктәп директоры гел "5"кә укучы һәм мәктәп тормышында актив катнашучыларны Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бәйрәмдә укытучылар да игътибардан читтә калмады. Аларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Тарих фәне укытучысы Наталья Романова, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Йолдыз Юсупова, инглиз теле педагогы Надежда Есипова һәм китапханәче Елена Абзалова шәһәр мэры тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Белем көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына кичекмәстән нокта куярга туры килү укучыларның кәефен бераз төшерсә дә, якты, матур сыйныфка аяк баскач, укучыларның күңеле күтәрелде. Гадәттәгечә, укучыларны җәй буе сагындырырга өлгергән кыңгырау чыңы дәрескә дәште һәм мәктәптә яңа уку елы башланды, белем йорты укучылар һәм укытучылар белән кайный башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь