Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыр эшләре көндәлеге

Авыл хуҗалыгы идарәсенең 31 июль мәгълүматларына караганда, районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 34 процентында башкарылган. Хәзерге вакытта арыш һәм борчак суктыру төгәлләнү алдында. Шул ук вакытта бодай, солы кебек бөртекле культураларны суктыру эшләре башланды. Арпа уңышын җыю дәвам итә. Бөртекле культуралар 12 мең 40 гектарда суктырылган, 24 мең 726 тонна...

Авыл хуҗалыгы идарәсенең 31 июль мәгълүматларына караганда, районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 34 процентында башкарылган.
Хәзерге вакытта арыш һәм борчак суктыру төгәлләнү алдында. Шул ук вакытта бодай, солы кебек бөртекле культураларны суктыру эшләре башланды. Арпа уңышын җыю дәвам итә. Бөртекле культуралар 12 мең 40 гектарда суктырылган, 24 мең 726 тонна ашлык алынган. Бер гектардан уртача 20,5 центнер (арыш - 17,3 центнер, бодай - 14,4, арпа - 25,3, солы - 25,6, борчак - 27,7 центнер) уңыш чыга.
"Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе, "Лениногорская"агрофирмасы", "Маркс", "Ленин" җәмгыятьләрендә эш яхшы оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл