4 декабрь 2017 яңалыклары
-
Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды
Элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа ведомство башлыгы итеп Рафис Борһановны тәкъдим итү чарасында Актаныш районына кайту теләге барлыгын белдерде. "Шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар", - дип җиткергән экс-министр сүзләрен Twitter'дагы үзенең микроблогында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе...
-
Күрше районда ир белән хатын мәетенә тап булганнар
2 декабрь көнне кичке җиделәр тулып килгәндә күршеләре бер өйдә ир белән хатын мәетенә тап була. Бу 55 яшьлек хатын-кыз һәм аның өйдәше - 44 яшьлек ирнең гәүдәләре була.Бу хәл Кәләйнең Шәйдуллин урамындагы бер йортта килеп чыга. Экспертлар фаразлавынча, мәетләр өч тәүлекләп яткан булырга мөмкин. Гәүдәләрнең бозыла башлавы шуңа ишарәли....
-
Илнар Сәйфиев: «Мин – декретта, ә Ленар өчен җавап бирә алмыйм»
Соңгы арада Илнар Сәйфиев сәхнәдә бик күренми, тамашачы хәтта борчыла башлады. Җырчының хәлен белеп шалтыратырга булдык. - Хәерле көн! Ни хәлләрегез бар? - Исәнмесез! Бар да яхшы, Аллага шөкер! Балалар күп булгач, алар белән мәш киләм. Ләйсәннең берүзенә генә авыр, ярдәм итешергә кирәк. Үземне декрет ялында дип әйтсәм дә була....
-
Лениногорскилы Владимир Никишинны бүләкләделәр
Район башлыгы үткәрә торган атналык планерка вакытында "Власста" реклама агентлыгы җитәкчесе Владимир Никишинны бүләкләделәр. Ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Лениногорск муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә
Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 5 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр, юеш кар, ә кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук буран, томан һәм бозлавык хакында кисәтә. Юлларда кар...
-
Лениногорскиның төп чыршысы кая куелачагы билгеле булды
Шәһәрнең төп чыршысы быел кайда булачак икән, дип күпләр кызыксына, бу сорауга шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасевның ачыклык кертүен сорадык. -Төп чыршы "Юбилейный" паркында булачак. Быел яңалык бар: чыршыны урманнан алып кайтмыйбыз, светодиод утлар белән янучысын сатып алдык. Атна ахырларына урнаштыра башлау планлаштырыла, - диде ул.
-
Татарстанда бер ир-атны ут төртеп яндырганнар
Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килеп ирешә. Урынга 72нче янгын-коткару часте...
-
Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе Россиянең иң яхшы медицина оешмасы дип танылды
Хастаханәне бүген Мәскәүдә X «Медицина һәм сыйфат - 2017» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» номинациясендә бүләкләделәр. Конференциядә ел саен премиягә нәтиҗә ясыйлар, сәламәтлек саклау, медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфатын контрольдә тотуны оештыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау...
-
Ана капиталыннан файдалану тәртибе җиңеләя
4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми. Хәзер бу документ әлеге сертификатны алу өчен гариза тапшырганда гына кирәк. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза. Ана капиталы программасы гамәлдә булган вакытта 8,5 миллион гаилә әлеге сертификатны алган. Аларның...
-
Пенсионерлар кредитларны ешрак ала башлаган
Пенсионерлар кредитларны ешрак ала башлаган, дип яза «Известия» «Эквифакс» кредит тарихлары бюросы хисапларына сылтама ясап. 2014 елдан башлап кредит алучылар арасында пенсионерларның саны 3,8 процентка артып, 16 процентка җиткән. Банклар өлкәннәргә займнар бирү алымнарын үзгәртә, дип искәртә экспертлар. Сәбәбе - пенсионерлар түләү дисциплинасы белән аерылып тора, шулай ук аларның үз...
-
новости
-
Рафис Борһанов Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
2012 елдан Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов иде. Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ"ның чыганаклары хәбәр итте. Рафис Тимерхан улы Борһанов 1961 елның 17 августында ТАССРның Мөслим...
-
Яшә һәм үлмә: 158 сумга ай буе яшәргә кирәк
Архангельск өлкәсенең Профсоюзлар федерациясе белгече Артем Шишков үзенең социаль челтәрендә "МРОТка (минималь хезмәт хакы күләме) яшә һәм үлмә!" дигән акциясе белән ил буенча танылды. Даруга калмый - Мин айлык бюджетымны 7 800 сумга калдырдым. Шуның 13 процентын салымга чигердем һәм ярлылар өчен коммуналь хезмәткә түләнә торган 1 315 сумны куштым....
-
Европада шаурма җәнҗалы башланган
Европа парламенты сайтында хәбәр ителгәнчә, Европа союзы шаурмага куша торган фосфатларны тыярга тели. Фосфат - ит тәмен көчәйтү өчен кулланыла. Европа комиссиясе иткә фосфатны кушуны законлаштырырга тәкъдим итсә, парламентның сәламәтлек саклау комитеты моңа каршы чыккан, тикшеренүләр күсәткәнчә, фосфат йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар китереп чыгара. Хәзер бу уңайдан 11-14 декабрь...
-
СССР заманында туганнарга 30000 сум күләмендәге түләүләр булачакмы?
1950-1991 елларда туган РФ гражданнарына 30000 сум акча түли башлыйлар, дигән хәбәр бик күпләрне кызыксындырды. Төрле форумнарда СССР заманында туганнарга дәүләт тарафыннан 30 мең күләмендә бер тапкыр түләү каралган дигән хәбәрләр килеп чыгып торды. Хәзер бу мәгълүматның дөресме-түгелме икәнлеге күпләрне кызыксындыра, дип язалар Ә чынлыкта, Россия СССР вакытында туганнарга 30000...