Күрше районда ир белән хатын мәетенә тап булганнар
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда ир белән хатын мәетенә тап булганнар

2 декабрь көнне кичке җиделәр тулып килгәндә күршеләре бер өйдә ир белән хатын мәетенә тап була. Бу 55 яшьлек хатын-кыз һәм аның өйдәше - 44 яшьлек ирнең гәүдәләре була.Бу хәл Кәләйнең Шәйдуллин урамындагы бер йортта килеп чыга. Экспертлар фаразлавынча, мәетләр өч тәүлекләп яткан булырга мөмкин. Гәүдәләрнең бозыла башлавы шуңа ишарәли....

2 декабрь көнне кичке җиделәр тулып килгәндә күршеләре бер өйдә ир белән хатын мәетенә тап була.


Бу 55 яшьлек хатын-кыз һәм аның өйдәше - 44 яшьлек ирнең гәүдәләре була.Бу хәл Кәләйнең Шәйдуллин урамындагы бер йортта килеп чыга. Экспертлар фаразлавынча, мәетләр өч тәүлекләп яткан булырга мөмкин. Гәүдәләрнең бозыла башлавы шуңа ишарәли.

Фаразларга караганда, үлем сәбәбе - исле газ белән агулану. Өйдән яну продуктлары тикшерүгә алынган.

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/lmt-rayonynda-ir-beln-khatyn-meten-tap-bulgannar


Нет комментариев