Европада шаурма җәнҗалы башланган
ЯҢАЛЫКЛАР

Европада шаурма җәнҗалы башланган

Европа парламенты сайтында хәбәр ителгәнчә, Европа союзы шаурмага куша торган фосфатларны тыярга тели. Фосфат - ит тәмен көчәйтү өчен кулланыла. Европа комиссиясе иткә фосфатны кушуны законлаштырырга тәкъдим итсә, парламентның сәламәтлек саклау комитеты моңа каршы чыккан, тикшеренүләр күсәткәнчә, фосфат йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар китереп чыгара. Хәзер бу уңайдан 11-14 декабрь...

Европа парламенты сайтында хәбәр ителгәнчә, Европа союзы шаурмага куша торган фосфатларны тыярга тели.

Фосфат - ит тәмен көчәйтү өчен кулланыла. Европа комиссиясе иткә фосфатны кушуны законлаштырырга тәкъдим итсә, парламентның сәламәтлек саклау комитеты моңа каршы чыккан, тикшеренүләр күсәткәнчә, фосфат йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар китереп чыгара. Хәзер бу уңайдан 11-14 декабрь көннәрендә тавыш бирү булачак.
Шаурма сатучылар фосфатны тыю тәкъдимен милли төсмерләр буенча кысрыклау дип атаган, чөнки Европа илләрендә әлеге ризык белән күпчелек төрекләр сату итә.

Нет комментариев