Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе Россиянең иң яхшы медицина оешмасы дип танылды
Хастаханәне бүген Мәскәүдә X «Медицина һәм сыйфат - 2017» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» номинациясендә бүләкләделәр. Конференциядә ел саен премиягә нәтиҗә ясыйлар, сәламәтлек саклау, медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфатын контрольдә тотуны оештыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау...
Хастаханәне бүген Мәскәүдә X «Медицина һәм сыйфат - 2017» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» номинациясендә бүләкләделәр.
Конференциядә ел саен премиягә нәтиҗә ясыйлар, сәламәтлек саклау, медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфатын контрольдә тотуны оештыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышалар.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашты, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев