Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Яңа көчләр белән

Коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрнең эше ел әйләнәсе гөрли, бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Җәй айларында торак йортларда капиталь ремонт белән шөгыльләнсә, кыш көннәрендә йорт түбәләрен боз сөңгеләреннән, юллар-тротуарларны, ишегалларын кардан чистарту эшендә йөри алар. - "Капиталь ремонт" программасы буенча, Ленин проспектында 14, 18 нче йортларны, Тукай урамы, 1 нче...

Коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрнең эше ел әйләнәсе гөрли, бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Җәй айларында торак йортларда капиталь ремонт белән шөгыльләнсә, кыш көннәрендә йорт түбәләрен боз сөңгеләреннән, юллар-тротуарларны, ишегалларын кардан чистарту эшендә йөри алар.

- "Капиталь ремонт" программасы буенча, Ленин проспектында 14, 18 нче йортларны, Тукай урамы, 1 нче йортны төзекләндергән идек. Моның өчен программа нигезендә, 9 миллион сум бүлеп биргәннәр иде. Акчалар тулысы белән тотылып бетте. Моннан тыш, үз хисабыбыздан Тукай урамы, 2 нче йортта подъезд, цоколь, фасад тирәләрен яңарттык, - ди "Оникс" җәмгыяте директоры Риф Радмилович, узган елгы эшчәнлеккә анализ ясап.
"Оникс" җәмгыяте хезмәт күрсәткән территориядә хосусыйлаштырылган фатирлар бар. Алар тулысы белән җәмгыять хезмәтчәннәре карамагында. Узган ел андый фатирларда да шактый эшләр башкарылган. Җылыту системасы тәртипкә китерелгән, ишекләр яңартылган һәм башкалар.
"Оникс"ка караган йортларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары да җәмгыять директоры һәм аның коллективына рәхмәтле. Ник дигәндә, аларның фатирларында Риф Радмиловичның шәхси инициативасы белән ремонт эшләре үткәрелгән.
Быел да "Оникс" уңганнары тик утырырга җыенмый. Планнары зурдан. "Капиталь ремонт" федераль программасы нигезендә, Ленин проспекты 18, 20, 24 нче йортларда, Заварыкин урамы, 13 нче йортта һәм Менделеев урамы, 31 нче йортта капиталь ремонт үткәрергә җыена алар. Ә Ленин урамы, 24 нче йортта эшләр узган елның декабрь аенда башланган. Монда эшчеләр канализация системасын алыштырган, кайнар һәм салкын су системаларын яңарткан.
Хәер, "Оникс" җәмгыятендә алтын куллы эшчеләр, таләпчән һәм шул ук вакытта намуслы, гадел, эшенә җаваплы карый белүче җитәкче булганда барлык эшләр дә үз вакытында башкарылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев