Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Гадәт буенча

Моңа хәтле "УАЗ" модельле машиналарда куркынычсызлык каешлары юк иде. Бүген завод конструкторлары "эш атлары"ның салоннарын каеш белән җиһазландырып куйдылар. Тик кайбер шоферларда каеш эләктермәү гадәте калды. Декабрьнең беренче яртысында "Татнефть" җәмгыяте промышленность куркынычсызлыгы һәм транспорт идарәсе тикшерү үткәрде. "Татнефть"тә транспорт берәмлекләре 1 меңгә җитә. Элек завод конструкторлары машинаны куркынычсызлык каешы...

Моңа хәтле "УАЗ" модельле машиналарда куркынычсызлык каешлары юк иде. Бүген завод конструкторлары "эш атлары"ның салоннарын каеш белән җиһазландырып куйдылар. Тик кайбер шоферларда каеш эләктермәү гадәте калды.

Декабрьнең беренче яртысында "Татнефть" җәмгыяте промышленность куркынычсызлыгы һәм транспорт идарәсе тикшерү үткәрде. "Татнефть"тә транспорт берәмлекләре 1 меңгә җитә. Элек завод конструкторлары машинаны куркынычсызлык каешы белән җиһазландырмау сәбәпле, шоферлар каешны эләктерми иде. Билгеле булганча, кайбер машиналар алгы утыргычлардагы статик каеш белән генә чыгышты, ә пассажирларга кирәклеге турында сөйләмиләр дә иде. Шуңа күрә, Дәүләт автоинспекциясе юлда аларга дәгъва белдермәде. Әмма кеше тормышына куркыныч янау проблемасы кала бирде.
"Татнефть" компаниясен бу мәсьәлә күптәннән борчып килде. Соңгы елларда компаниягә яңа модернизацияләнгән "УАЗ"лар сатып алынды. Алар тулысынча куркынычсызлык каешы белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә таләпләргә туры килә торган иллеләп яңа машина нефтьчеләрне йөртә.
Машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешыннан файдаланамы, әллә гадәт буенча тормышларын куркыныч астына куямы? Әлеге сорау "Татнефть" җәмгыятенең баш инженеры катнашындагы даими эшләүче белгечләр советына бирелде. Җавап урынына, көтмәгәндә тикшерүләр үткәрелде. 10 көн эчендә компаниянең промышленность куркынычсызлыгы һәм транспорт идарәсе хезмәткәрләре барлык "УАЗ" маркалы автомобильләрне тикшереп, куркынычсызлык каешын эләктермәүдә 10 факт ачыкланды. Ике очракта каешны пассажирлар эләктермәгән булып чыкты.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, тиешле чаралар күрелде. "УАЗ" автомобилен йөртүчеләр өчен инструкциягә өстәмә пункт кертелде: куркынычсызлык каешын эләктермичә юлга чыкмаска һәм пассажир утыртмаска. Тәртип бозучыларга шелтә белдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев