6 октябрь 2017 яңалыклары
-
Яман шеш — хөкем карары түгел!
"Яман шешне бүген күпләр дөрес дәваламый. Мондый диагноз куйсалар, мин савыгу өчен 5 кагыйдә сайлар идем", - ди АКШтагы табиб һәм галим Марк Хайман. 1. Шикәр ашауны туктатыр идем. Шикәр яман шеш күзәнәкләрен тукландыра. Чирнең үсешен туктатасыгыз килсә, инсулин дәрәҗәсен тәртиптә тотучы диета саклау кирәк. Клетчаткага бай, яңа өлгергән, яңа...
-
Зәй-Каратайлыларны "Көзге бал" бәйрәменә чакыралар
Кадерле авылдашлар! Бу ялларда,7 октябрь көнне,Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында "Көзге бал" бәйрәме оештырылачак. Программада: төрле уеннар, биюләр, сюрпризлар көтә. Шулай ук "Минем гаиләм уңышы" дип исемләнгән күргәзмә дә була, гаиләләрегез белән катнаша аласыз, барлык катнашучылар да бүләк ияләре булачак! Килегез, катнашыгыз, бүләклэр алыгыз, актив булыгыз, дип язалар "Зәй-Каратай" төркемендә.
-
Район башлыгы карта белән сыйлый (ФОТО+РЕЦЕПТ)
КИРӘК БУЛАЧАК: 1 данә ат картасы; 3-4 эре суган; 1 данә лимон; 1 данә кишер; тоз, борыч, тәмләткечләр - тәмгә карап; 2-3 аш кашыгы үсемлек мае. Ат картасын пешергәндә чыга торган тәмсез истән тизрәк котылу өчен, кәстрүлгә урталай киселгән лимон салыгыз. ("Татарстан" журналы)
-
Илсөя Бәдретдинова: «Менә минем дә йомшак хатын буласы килә…»
Җырчы Илсөя Бәдретдновадан чираттагы тормышчан пост. Бу юлы ул авылдагы бер көтүче абзый турында искә ала. «Безнең авылда ферма көтүен көтә торган бер абый бар иде. Иииии, сүгенә иде сыерларга… Арты калмый…алды калмый… Берсендә әйтәм мин моңа: «Ник шулай сүгенәсең соң? Матур әйтеп кара әле»,-дим. «Ярар «,-ди бу. - «Әйдәгез...
-
Татарстанның ел укытучысы Россия укытучыларының иң яхшы бишлегенә эләккән
Казанның 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин Россия укытучыларының иң яхшы бишлегенә кергән. Бу хакта "Корстон" комплексында Укытучы көненә багышлап уза торган тантанада игълан иттеләр. Аларны Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин тәбрикләгән.
-
Марат Әхмәтов: Гошер сәдакасы бирү өчен күңелнең инанган булуы кирәк
Гошер сәдакасы бирү мәҗбүри эшли торган әйбер түгел. Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әнә шул фикерен җиткерде. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Җирдән чыккан уңышның уннан бер өлеше гошер итеп бирелергә, быел 5 миллион тонна икмәк дип сөйлибез икән, 500...
-
ФСБ сообщила, что звонки о «минировании» Казани совершали четверо россиян из-за рубежа
Директор ФСБ Александр Бортников заявил, что ложные звонки о минировании совершали из-за границы четверо россиян, сообщает РИА Новости. По данным главы ФСБ, у телефонных террористов есть пособники на территории страны. Преступников ищут совместно с зарубежными коллегами, но их поиск усложняет ряд факторов. Звонившие пользовались IP-телефонией, что серьезно усложняет определение места...
-
Галимнәр эчә торган суның "кара исемлеген" төзегән, Лениногорск суы кермәгәнме?
Тикшерүгә алынган суның 20 проценты - кондициягә туры килми. Россия сыйфат системасы галимнәре Россиядәге 58 популяр газлы булмаган су сыйфатын тикшергән. Тикшерү өчен литр ярымга бәясе 20дән 260 сумга кадәр булган төрле су алынган. Тикшерү 98 параметр буенча алып барылган: файдалы һәм зарарлы матдәләр, паразитлар һәм вируслар булуы, токсик элементлар...
-
Лениногорскилылар, "Заман сулышы"на арзанга язылып була
5-15 октябрьдә "Подписка декадасы" уза. Әлеге чорда "Заман сулышы" газетына 2018 елның беренче яртыеллыгына - 609 сум 30 тиенгә язылып булачак. 15 октябрьдән соң бәясе кабат 660 сум булачак
-
Лениногорск эшмәкәрләре өчен Роспотребнадзор идарәсе "Ачык ишекләр көне" үткәрә
Ул 12 октябрьдә 10.00 - 19 сәгатьләр арасында узачак. Адресы: Лениногорск, Менделеева урамы, 37 нче йорт.
-
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә: әниемнең дә, минем дә төшебезгә керми...
25 сентябрь көнне Хәния Фәрхи истәлегенә концерт оештырылды. Әлеге кичәгә мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина нәкъ Хәния апа образында килгән. Хәния Фәрхинең стилисты Рамилә Гайнетдинова легендар җырчының "прическа"сын аның сеңлесенә кабатлап ясаган. Акчарлак басмасы Фирүзә ханым белән элемтәгә кергән. - Барлык кешеләрнең дә диярлек төшләренә керә. Әмма әниемнең дә, минем...
-
АКСУБАЙ РАЙОНЫНДА КЕШЕ АШАУЧЫ КУЛГА АЛЫНГАН
5 нче октябрьгә каршы төндә Аксубай районы Яңа Илдерәк авылында кеше үтерү һәм аның әгъзаларын ашау белән бәйле җинаять була. Муены һәм эчендә киселгән-суелган яралары булган 53 яшьлек ир-ат мәете табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше...
-
Татарстанда көн яңгырлы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең урыны белән секундына 15-20 метр тизлеккә җитеп көчәю ихтималы да җиткерелә. Татарстанда көндезге һава температурасы +8..+13 градус булачак.
-
Лениногорск укытучыларын тәбрикләделәр (ФОТОЛАР)
Мәдәният сараенда мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Залда гомерләрен тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган ветеран-укытучылар, озак еллар мәктәптә эшләүче педагоглар, укыту эшчәнлегеннән тыш, төрле конкурсларда катнашып, җиңүче булган мөгаллимнәр утырды. Һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлап, изге теләкләрен җиткерде,...
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!