Лениногорск укытучыларын тәбрикләделәр (ФОТОЛАР)
Мәдәният сараенда мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Залда гомерләрен тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган ветеран-укытучылар, озак еллар мәктәптә эшләүче педагоглар, укыту эшчәнлегеннән тыш, төрле конкурсларда катнашып, җиңүче булган мөгаллимнәр утырды. Һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлап, изге теләкләрен җиткерде,...
Мәдәният сараенда мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Залда гомерләрен тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган ветеран-укытучылар, озак еллар мәктәптә эшләүче педагоглар, укыту эшчәнлегеннән тыш, төрле конкурсларда катнашып, җиңүче булган мөгаллимнәр утырды.
Һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлап, изге теләкләрен җиткерде, үзенең мәктәп елларын искә төшерде. "Укытучыларга хөрмәт белән баш иям. Без укыганда авыр еллар булуга карамастан, укытучылар безгә тирән белем бирү өчен бар күңелләрен биреп эшләделәр. Без классташлар белән ел саен очрашканда һәрберсен искә алабыз. Алар гади дә, шул ук вакытта таләпчән дә була белде", ди ул.
Бу көнне котлаулар күп булды. Укытучыларга республика Мәгариф министрлыгы, район, Мәгариф идарәсе тарафыннан да Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырылды.
Бәйрәм иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.





.jpg)




leninogorsk.tatarstan.ru, Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев