Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Галимнәр эчә торган суның "кара исемлеген" төзегән, Лениногорск суы кермәгәнме?

Тикшерүгә алынган суның 20 проценты - кондициягә туры килми. Россия сыйфат системасы галимнәре Россиядәге 58 популяр газлы булмаган су сыйфатын тикшергән. Тикшерү өчен литр ярымга бәясе 20дән 260 сумга кадәр булган төрле су алынган. Тикшерү 98 параметр буенча алып барылган: файдалы һәм зарарлы матдәләр, паразитлар һәм вируслар булуы, токсик элементлар...

Тикшерүгә алынган суның 20 проценты - кондициягә туры килми. Россия сыйфат системасы галимнәре Россиядәге 58 популяр газлы булмаган су сыйфатын тикшергән.
Тикшерү өчен литр ярымга бәясе 20дән 260 сумга кадәр булган төрле су алынган. Тикшерү 98 параметр буенча алып барылган: файдалы һәм зарарлы матдәләр, паразитлар һәм вируслар булуы, токсик элементлар һәм органик пычрану эзләре. Бу хакта "Вести КАМАЗа" җиткерә.
Ачыкланганча, тикшерүгә алынган суның 20 проценты - кондициягә туры килми. Аерым алганда, Татарстанның Лаеш районында "Бәхетле"дәге су нормаларга туры килмәгән: ул микро- һәм макроэлементларга бай түгел, аңарда кешегә кирәгенчә тиешле калий һәм фтор юк. "Бәхетле"дән тыш "кара исемлектә" Aparan, Billa, Biovita, Courtois, "365 дней", "Архыз", "Главвода", "Д Дикси", "Норда", "Улеймская" "Эльбрус" бар. Аларда иң таралаган җитешсезлекләр булып, суның йомшаклыгы, тозларның һәм файдалы матдәләрнең аз йә күп булуы тора.
Югары сыйфатлы товарлар булып, тикшерүчеләр Bon Aqua, AQUANIKA, ARCTIC маркаларын атаган. Сыйфатлы су төркеменә 37 җитештерүче кергән: алар арасында Aqua minerale, "Святой источник", "Шишкин лес" та кергән.
Чыганак:tatar-inform.tatar/news/2017/10/06/149734/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев