Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова: «Менә минем дә йомшак хатын буласы килә…»

Җырчы Илсөя Бәдретдновадан чираттагы тормышчан пост. Бу юлы ул авылдагы бер көтүче абзый турында искә ала. «Безнең авылда ферма көтүен көтә торган бер абый бар иде. Иииии, сүгенә иде сыерларга… Арты калмый…алды калмый… Берсендә әйтәм мин моңа: «Ник шулай сүгенәсең соң? Матур әйтеп кара әле»,-дим. «Ярар «,-ди бу. - «Әйдәгез...

Җырчы Илсөя Бәдретдновадан чираттагы тормышчан пост. Бу юлы ул авылдагы бер көтүче абзый турында искә ала.

«Безнең авылда ферма көтүен көтә торган бер абый бар иде. Иииии, сүгенә иде сыерларга… Арты калмый…алды калмый… Берсендә әйтәм мин моңа: «Ник шулай сүгенәсең соң? Матур әйтеп кара әле»,-дим. «Ярар «,-ди бу. - «Әйдәгез эле, малкайлар… Әйдәгез әле, җан кисәкләрем, хәзер тиз-тиз генә туры юл белән фермага кайтабыз»,-ди. Хет бер сыер селкенсен! Аннан аты-юлы белән берне сүгенеп җибәрде…бөтен сыерлар солдатлар кебек бер рәткә төзелделәр!» - дигән ул Инстаграмда.

Соңыннан әлеге вакыйганы үзе белән бәйләп: «Менә минем дә йомшак хатын буласы килә…Әйтәм, әйтәм - аңламыйлар… Аннан тутырып берне әйтәм… Шундук бөтен нәрсә аңлашыла!», дип өстәп куйган.

http://tatar-today.ru/2017/10/22321/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев