7 декабрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорскида “Әбүнәче көне” үткәрелә
12 декабрьдә үзәк почтада җирле редакцияләр катнашында "Әбүнәче көне" үткәрелә. Шул көнне "Заман сулышы" на язылучылар арасында редакция приз уйнатачак. Ул үзәк почтада - Куйбышев урамы, 15 нче йорт адресы буенча, 15.00 сәгатьтә башлана. Үзегез килеп чыга алсагыз, тагын да яхшы булачак.
-
“Яхшылык бүләк ит!”
Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, «Яхшылык бүләк ит!» дип аталган фестиваль үтте. Аңа физик мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелган иде. Бәйрәм уңаеннан, тәбрикләү сүзләрен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде. Фестиваль Мәдәният сарае үзешчәннәре әзерләгән җыр-бию белән үрелеп барды. Фестивальдә катнашучыларга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук инвалидлар да...
-
Безнең артистларны яраталар
Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары "Ромашкино" һәм "Ижминводы" шифаханәләрендә чыгыш ясады. Безнекеләр тәкъдим иткән "Әгәр кичерә алсаң" спектаклен тамашачы бик яратып кабул итте. Шушы көннәрдә аларны Нурлат һәм Аксубайда көтәләр.
-
Студентлар ярышты
1 нче номерлы спорт мәктәбендә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан эстафета узды. Анда шәһәребез уку йортларыннан 4 команда катнашты. Спорт мәктәбенең нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар төркеме мастер-класс үткәрде. Аннан һәр команда төрле спорт ярышлары буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, җиңүче исеменә Лениногорск педагогика колледжы лаек булды. II урынны - политехник...
-
Кирәкле һәм мөһим объектлар
"Татнефть" җәмгыятенең шәһәр һәм районны төзекләндерү, социаль объектлар төзү буенча эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Шәһәребездә нефтьчеләр тарафыннан башкарылган эшләр дә, күз карасыдай сакларлык объектлар да җитәрлек. "Татнефть" җәмгыяте инвестицияләренә быел шәһәрдә ике зур һәм мөһим объект төзелеше башланды. Узган атнада "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге һәм подрядчылар уздырган эш планеркасы әнә шул...
-
Торбаны алыштырсагыз иде
Безнең Тукай урамы 46-50 нче йортларны яз-көз таудан агып төшкән, эрегән кар сулары интектерә. Су юлын асфальт бүлеп тора. Су түбәнгә - инешкә агып төшсен өчен асфальт астына диаметры 50 сантиметрлы торба салып калдырган булганнар. Ул торба өстеннән чиксез күп авыр машиналар үтү нәтиҗәсендә сытылган. Аннан су үтми. Җыелган су...
-
Өч үтенечебез бар
Беренчесе. Өебезне (Тукай урамы, 45 нче йорт) өянкеләр әйләндереп алган. Алар алтау иде, хәзер дүртәү калды. Берсенең зур ботагы сынып төшеп, бакча тирәли тотылган тимер койманы җимерде. Икенче ботагы сынып, сарайны аударды. Калганнары өй һәм мунча өстенә аварга тора. Шуларны өч-дүрт метр калдырып, кисеп алырга иде. Бик үтенәбез. Икенчесе. 2009...
-
ВИЧ «тамгалылар» арта
Лениногорск ВИЧ/СПИД таралу буенча республикада III урында тора. ВИЧ «тамгалылар» арту күбрәк оешма-предприятиедә эшләүчеләр арасында күзәтелә икән. Мисал өчен, быел 30-39 яшьлекләр арасында яман чир белән авыручылар саны 46 проценттан артып киткән. Бу узган елдагыдан 1,3 тапкырга күбрәк дигән сүз. Әнә шундый куркыныч саннар китерелде мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль...