Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Өч үтенечебез бар

Беренчесе. Өебезне (Тукай урамы, 45 нче йорт) өянкеләр әйләндереп алган. Алар алтау иде, хәзер дүртәү калды. Берсенең зур ботагы сынып төшеп, бакча тирәли тотылган тимер койманы җимерде. Икенче ботагы сынып, сарайны аударды. Калганнары өй һәм мунча өстенә аварга тора. Шуларны өч-дүрт метр калдырып, кисеп алырга иде. Бик үтенәбез. Икенчесе. 2009...

Беренчесе. Өебезне (Тукай урамы, 45 нче йорт) өянкеләр әйләндереп алган. Алар алтау иде, хәзер дүртәү калды. Берсенең зур ботагы сынып төшеп, бакча тирәли тотылган тимер койманы җимерде. Икенче ботагы сынып, сарайны аударды. Калганнары өй һәм мунча өстенә аварга тора. Шуларны өч-дүрт метр калдырып, кисеп алырга иде. Бик үтенәбез.


Икенчесе. 2009 елга кадәр Тукай урамындагы кечкенә күпер янында ут янып торды. Лампасын үзебез сатып алган идек. Чөнки беренчедән, ул - борылыш урыны, икенчедән, караңгы, аварияләр булгалый. Төнлә үтәргә дә куркыныч. Шунда яшәүчеләр монда кичләрен кер чайкый, терлеккә суга килә. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина бу мәсьәлә буенча "Сельэнерго" начальнигы Альберт Гаделшинга мөрәҗәгать иттем, килеп куябыз, дип әйтте, диде. Бик өметләнәбез аның миһербанлыгына.
Өченчесе. Безнең өй яныннан электр линиясе үтә. Элекке чыбыклы линияне кабельлегә алыштырдылар, агач баганалар урынына бетонны утырттылар. Әлеге баганаларны урнаштыру өчен чокыр казыганда, тирә-як җир ифрат йомшарып калды. Нәтиҗәдә, урамдагы бар су шул багана төбенә җыела һәм безнең ишек алдына агып керә. Юл салучыларның берсе монда бер машина вак таш салырга кирәк, шунсыз туктатып булмый, диде. Яңгыр яуса, асфальт кырыеннан җәяүлеләр үтә алмый. Күмәк хуҗалык җитәкчелегенә дә ("Сатурн-Урал") мөрәҗәгать иткән идек, үзгәреш күренмәде. Урамны юл караучылар тәртиптә тотарга тиешме, әллә без - олы яшьтәге инвалидлармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл

2
X