Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Торбаны алыштырсагыз иде

Безнең Тукай урамы 46-50 нче йортларны яз-көз таудан агып төшкән, эрегән кар сулары интектерә. Су юлын асфальт бүлеп тора. Су түбәнгә - инешкә агып төшсен өчен асфальт астына диаметры 50 сантиметрлы торба салып калдырган булганнар. Ул торба өстеннән чиксез күп авыр машиналар үтү нәтиҗәсендә сытылган. Аннан су үтми. Җыелган су...

Безнең Тукай урамы 46-50 нче йортларны яз-көз таудан агып төшкән, эрегән кар сулары интектерә. Су юлын асфальт бүлеп тора. Су түбәнгә - инешкә агып төшсен өчен асфальт астына диаметры 50 сантиметрлы торба салып калдырган булганнар. Ул торба өстеннән чиксез күп авыр машиналар үтү нәтиҗәсендә сытылган. Аннан су үтми. Җыелган су ишек алларына, базларга керә. Җир туңа башлаганчы, шул торбаны юан торбага алыштырып куярга иде. Безнең үтенечне җавапсыз калдырмассыз, дип ышанабыз.

РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге хатларны алгач, иң беренче эш итеп, Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшинага шалтыраттык. "Хатта язылганнар барысы да дөрес", дип хәлне аңлатып бирде ул. Әлеге проблемаларның берничәсе хәл ителергә тора дигәч, атна-ун көннәр хатны бастырмый тордык. Чыннан да, шул вакыт эчендә "Сельэнерго" җәмгыятеннән килеп, утны ясап киткәннәр. Авыл урамнарына җиде прожектор урнаштырып, алты җирдә лампочка куйганнар. Гүзәлия Рәисовна: "Эшчеләр килгәч, хатта телгә алынган урамдагы лампочкага күрсәтеп, егетләр монда бик караңгы, яхшылап ясагыз әле", дип яннарында басып тордым. "Ясадылар, ут яна иде, шул көнне кич белән янмый, дип хәбәр иттеләр", - ди.
"Сельэнерго"га берничә лампочка янмый, дип кабат шалтыраткан. Егетләр кабат килеп, эшләрен җиренә җиткереп китәрләр, дип өметләнәбез. Авыл җирлегенә шалтыратып, бу турыда белешкәләп торачакбыз.
Икенчесе - безне дә бик борчыганы, күпердәге торба сытылу сәбәпле, берничә йортны су басу мәсьләсе. Әлеге хат килгәнчегә кадәр, безгә Сарабикколдан бер апа елап шалтыраткан иде инде. Райондагы юл төзүче оешмада, бу эш безнең планга кертелмәгән дип, аңлаталар икән. Мондый очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә дә аптырарсың. Соңгы шалтыратуда Гүзәлия Рәисовна: "Күпер янындагы иң кирәкле җиргә ике "КамАЗ" таш салдырдым, - дип тынычландырды. Кем белә, бәлки, киләсе елда әлеге күперне төзекләндерүне берәр оешманың планына да кертерләр.
Рәхимә апа хатындагы тагын ике үтенечкә килгәндә, без мондыйрак фикердә. Кеше редакциягә хатны башка чарасы калмагач, аптырап, ярдәм өмет итеп яза бит инде. Олы кешеләргә, гомумән, кешеләргә ярдәм итү - яхшылык булып, үзеңә берничә тапкыр артып әйләнеп кайта, диләр бит. Бу турыда газеттан укып-белеп, берәр кеше яисә оешма ярдәмгә алынмасмы, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл

2
X