8 февраль 2018 яңалыклары
-
Гашыйклар көнен йолдызлар ничек үткәрә?
Тиздән 14 февраль, димәк - Гашыйклар көне. Татар эстрадасы йолдызлары бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыена? Кем романтик, ә кем, киресенчә, хисләргә, матур сүзләргә, бүләкләргә исе китми? Шушы хакта үзләреннән сораштык әле. Рамил Шәрәпов: - Беренче тапкыр 7-нче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Сөйгәнем 5-тә укый. Әй йөрим артыннан, әй йөрим! Әллә...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә Пекин кәбестәсе белән тәмле салат рецепты
Кирәк: пекин кәбестәсе, 2 йомырка, 2 кыяр, 150 г кукуруз, яшел суган, тәменчә тоз, борыч һәм 2 аш кашыгы зәйтүн мае. Пекин кәбестәсен озынчалап, йомырканы шакмаклап, кыярны саламлап, яшел суганны ваклап турыйбыз. Барысын да уңайлы савытка салып, кукуруз, тәменчә тоз, борыч һәм зәйтүн мае өстәп болгатабыз. Тәмле булсын! https://vk.com/tatarshlari
-
Орлыкларны чәчәргә ничек әзерләргә?
Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ: - Орлыкларны чәчәр алдыннан 20-30 минут марганцовканың куе алсу эремәсенә салып торам. Аннан 3-4 тапкыр суын алыштырып чайкыйм. Чәй тәлинкәсенә 6-7 кат салфетка җәям һәм юешлим. Орлыкларны чәчәр өчен кирәгеннән ике тапкыр артыграк салам. Орлыклар кипмәсен өчен тәлинкәне пакетка тыгам һәм +27...+28 оС лы җылы урынга...
-
Элвин Грейның “двойнигы” барлыкка килгән ди...
Татарстанда соңгы елларда яшьләр арасында популярлык казанган җырчы Радик Юлякъшинның "двойнигы" барлыкка килгән, дип социаль челтәрләрнең берсендә язалар. Имеш бер студент егет Элвин Грей тавышы белән җырлый башлаган, концертлар куя икән. Җырлары да, җырларының да аранжировкасы нәкъ Грейныкы кебек ди. Җитмәсә аулак авылларда, клубларда аның җырларын да җырлый дип әйтәләр....
-
40 елдан соң ирен эзләргә булган
Ленинград өлкәсенең Приозерск шәһәрендә яшәүче әбекәй полициягә ире югалу хакында гариза язарга килгән. Ир 42 ел элек, 1975 елда, каты гына талашудан соң өеннән чыгып китә һәм кайтмый. Ул вакытта бу гаилә Пенза өлкәсенең бер авылында яшәгән була. Гаризаны кабул итүче полиция хезмәткәре 78 яшьлек пенсионер әбидән иренең кыяфәте хакында...
-
Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган
Журналист Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы турында шәҗәрәләр китабының яртысын төзегән булган. (Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шәҗәрә китабының яртысын төзегән булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия...
-
Лениногорскилы ханымны ялган шалтырату өчен хөкем итәчәкләр
Шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 50 яшьлек леногорскилы ханым суд каршына басачак. Узган елның 21 ноябрьдә әлеге ханым полициягә шалтыратып, шәһәрдә бомба куелган дигән ялган хәбәр бирә. Ул үз гаебен таный. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. чыганак: KAZANFIRST
-
Керкәлеләр "Аулак өй"дә күңел ачты (фотолар)
Авыл артистлары күптән түгел безне "Аулак өй" бәйрәменә җыйды. Шәһәрдән Равил Гыйматдинов та төркеме белән килгән иде. Без, бер гаилә сыман, авыл китапханәсе бүлмәсендә дүртпочмаклы өстәлләрне "түгәрәкләп", тезелеп утырдык. Ничек рәхәтләнеп ял иттек без ул көнне. Равил яңа, эчтәлекле, әти-әни нигезенә багышланган җыры белән безне балачакка кайтарса, Марсель Зарипов яшьлегебезгә...
-
Лениногорск егете "Ты супер!" проектында катнашачак
Мәскәүдә"Ты супер!" вокал конкурсының икенче сезоны старт ала. Әлеге проект әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен махсус эшләнгән. Конкурста 13 унөч илдән килгән 8 яшьтән 18 яшькәчә булган 82 бала катнашачак. Алар арасында лениногорскилы Владимир Скрипаль да бар. Владимир җиде ел вокал белән шөгыльләнә. Хәзергә вакытта Лениногорск музыка һәм сәнгать...
-
Ипотека ставкалары кими
Level Group генераль директоры Кирилл Игнахин аңлатканча, ставкаларның бер пунктка кимүе, бирелгән кредитлар күләмен 40 процентка арттыра. Бу хакта "Известия" хәбәр итә . "Әгәр сүз 6-7 процент дәрәҗәсендәге төп ставка турында барса, кредит бирүнең күләме ике тапкырга артырга мөмкин", - дип билгеләп үтте ул. Белгечләр сүзләренчә, соңгы ике елда кредитлар...
-
Җиңел автомобиль бәрдереп, Чистайда хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән
Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр...
-
Лениногорскилылар, белеп торыгыз: Сертификатка акча бирелми
Бүләк буларак бирелгән сертификатка акча алып булмый микән, дигән сорау белән Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегенә шалтыратучылар бар икән. Белгечләр "юк", ди. Чөнки бүләк сертификаты аны чыгарган компаниядән, шул бәягә товар алуны раслаучы документ булып тора. Димәк, сезгә сертификат бүләк иткәннәр икән, беренчедән, анда язылган шартлар белән танышырга, икенчедән, күрсәтелгән...
-
Ләйсән Гыймаева өченчегә бәби көтә? (ФОТО)
Инстаграм дөньясында чираттагы шау-шу купты: Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның тамашачылары Ләйсән өченчегә авырлымы-юкмы дип баш вата. Имеш-мимешләр күптән түгел үткән Анна Попованың иҗат кичәсеннән соң таралды. Иң беренче, Инстаграмда Ландыш Нигъмәтҗанова Ләйсәннең корсагына күрсәтеп төшкән фото пәйда булды. Менә шуннан китте инде... Язма астында әллә никадәр комментарий җыелды. Ләйсән...
-
Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта. Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты Андрей Барышевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. "Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм...
-
Чит илгә чыгу шартлары уңайлаштырылды
Дәүләт думасы депутатлары чит ил паспортын бирү вакытын кыскарткан. Моңа кадәр "Русия Федерациясенә керү һәм Русия Федерациясеннән чыгу тәртибе турында" Закон нигезендә гражданнарга паспорт алу өчен документларны тапшырганнан соң 4 ай таләп ителә иде. Әлеге законга үзгәрешләр кертелеп, бу вакыт 3 айга кадәр кыскартылган. http://kiziltan.ru/budni/9818-chit-ilg-chygu-shartlary-tagyn-da-uaylandyrylgan.html