Орлыкларны чәчәргә ничек әзерләргә?
Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ: - Орлыкларны чәчәр алдыннан 20-30 минут марганцовканың куе алсу эремәсенә салып торам. Аннан 3-4 тапкыр суын алыштырып чайкыйм. Чәй тәлинкәсенә 6-7 кат салфетка җәям һәм юешлим. Орлыкларны чәчәр өчен кирәгеннән ике тапкыр артыграк салам. Орлыклар кипмәсен өчен тәлинкәне пакетка тыгам һәм +27...+28 оС лы җылы урынга...
Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
- Орлыкларны чәчәр алдыннан 20-30 минут марганцовканың куе алсу эремәсенә салып торам. Аннан 3-4 тапкыр суын алыштырып чайкыйм. Чәй тәлинкәсенә 6-7 кат салфетка җәям һәм юешлим. Орлыкларны чәчәр өчен кирәгеннән ике тапкыр артыграк салам. Орлыклар кипмәсен өчен тәлинкәне пакетка тыгам һәм +27...+28 оС лы җылы урынга куям. Орлыкларны шыта башлау белән кирәк кадәр чәчәргә кирәк. Соңрак шытканнарын ташлыйм, алары көчсез, мул уңыш бирерлек үсенте үстерә алмыйлар.
"Ирек мәйданы"
(фото: интернеттан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев