Керкәлеләр "Аулак өй"дә күңел ачты (фотолар)
Авыл артистлары күптән түгел безне "Аулак өй" бәйрәменә җыйды. Шәһәрдән Равил Гыйматдинов та төркеме белән килгән иде. Без, бер гаилә сыман, авыл китапханәсе бүлмәсендә дүртпочмаклы өстәлләрне "түгәрәкләп", тезелеп утырдык. Ничек рәхәтләнеп ял иттек без ул көнне. Равил яңа, эчтәлекле, әти-әни нигезенә багышланган җыры белән безне балачакка кайтарса, Марсель Зарипов яшьлегебезгә...
Авыл артистлары күптән түгел безне "Аулак өй" бәйрәменә җыйды. Шәһәрдән Равил Гыйматдинов та төркеме белән килгән иде. Без, бер гаилә сыман, авыл китапханәсе бүлмәсендә дүртпочмаклы өстәлләрне "түгәрәкләп", тезелеп утырдык.
Ничек рәхәтләнеп ял иттек без ул көнне. Равил яңа, эчтәлекле, әти-әни нигезенә багышланган җыры белән безне балачакка кайтарса, Марсель Зарипов яшьлегебезгә багышланган җырлары белән сүнгән йөрәкләрне уятты.
Кызлар үзләренең чыгышларын кунак егетләре белән аралаштырып алып барды. Юмор да, җырлар да байтак булды ул кичтә. Бераз моң-зарларыбыз белән уртаклашып алдык. Марсель дә мәдәният учакларының сүнеп баруына борчыла икән.
- Ничава, - ди мәдәният йорты җитәкчесе русчалатып. - Менә шулай бергәләп оешсак, бәлки, безнең авыл да уянып китәр әле, - ди.
Шәһәрдән килгән артист егетләр 8 мартка да концерт белән киләбез, диделәр. Авылдашлар, дип эндәшим әле үзегезгә якын итеп. Әйдәгез, зал тутырып җыелыйк бәйрәмгә. Дан булсын булсын әле бер. Исән-сау очрашканчыга кадәр.
Нәкыя Лисова
Виктория Юнусова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев