9 июнь 2017 яңалыклары
-
Бәрәңге пәрәмәче пешерәбез
Камыр өчен: 2 йомырка 250 мл су 100 г сыер мае яки маргарин 1 аш кашыгы шикәр комы тәменчә тоз 500-700 г он Эчлек өчен: 800-900 г чистартылган бәрәңге 130 г сыер мае 150 мл сөт 1,5 бал калагы тоз 1 йомырка Бөтен әйберне кушып, төче камыр камыр басабыз. Камырны...
-
"Рубин" футбол командасына янәдән тренер итеп Корбан Бердыев билгеләнде
"Рубин" футбол клубы Корбан Бердыев белән килешү төзеде. «Беренчедән, кайтуыбызга шатбыз. Моны барлык тренерлар штабы исеменнән әйтәм. "Рубин" һәм Казан - безнең йорт. Шуңа да шатланып кайтабыз, эшләячәкбез", - диде Корбан Бердыев. Клуб белән тренер арасында уртак фикергә киленгән. 64 яшьлек Корбан Бердыев "Рубин" белән 2001-2013 елларда җитәкчелек итте һәм...
-
Илфак истәлегенә якташыбыз Рәмзия Габделхакова шигырь язган
Синең тормыш шоу-тамаша булды… Гөнаһлы уй: үлемең дә бәлкем?! Хәбәр килде: Илфак китеп барган... Тагы ПИАР?! Ышанмады беркем. Көннәр күргән синең елмаюны, Төннәр йоткан бәгырь яшьләрен... Сорадыңмы син дә соң мизгелдә: Мин бу җирдә нигә яшәдем?! Синең тормыш шоу-тамаша булды... Шыр ялангач иде күңелең. Кисәтмәгән тәңрең һәр бәндәгә Ышанырга кирәк...
-
Лениногорскилыларны бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина кабул итә
27 июньдә Мәгариф идарәсе бинасында республикада бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина республика прокуроры урынбасары Олег Даминов белән берлектә гражданнарны кабул итә. Анда бала хокукларын һәм алар мәнфәгатьләрен яклау сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Лениногорск, Шашин урамы, 22нче йорт. Алдан язылу кирәк булачак. Телефоннар аша: 5-04-13 ( эш көннәрендә),...
-
Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Ситдика Газизовага 90 яшь
Юбилее уңаеннан Президентыбыз Владимир Путинның һәм муниципалитет исеменнән бүләк-теләкләр кабул итте. Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан ул. Аңа бер яшь чагында гаиләләре авылларыннан ерак түгел Трактор поселогына күченеп китә. -Искиткеч матур табигате булган җирдә яшәдек. Ял йорты, балалар өчен лагерьга хәтле да бар иде, - дип туган авылын сагынып сөйләде. Яшүсмер вакыты...
-
Мордва-Кармалкалылар сезне Балтай бәйрәменә чакыра
11 июньдә Лениногорск районы Мордва-Кармалка авылында Балтай бәйрәме булачак. Берничә ел инде ул республика дәрәҗәсендә үткәрелә. Бу юлы да бик күп кунаклар килер, дип көтелә. 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
12 июньдә Казанга Россия көненә чакырабыз
Основные праздничные мероприятия пройдут 12 июня на Кремлевской набережной в Казани. Также будут различные праздничные мероприятия и в районах города. На набережной пройдет фестиваль «Энергия рока» (начало в 14.30). Выступят молодые рок-группы Казани и хедлайнеры фестиваля «Мураками», «42», «Большой Куш». Вечером в 18.00 начнется благотворительный фестиваль «Танцуй добро». Данную акцию...
-
Конфедерацияләр Кубогы вакытында 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк
Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән. Конфедерацияләр кубогы уеннарында Казанга 150-200 мең турист килүе көтелә Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат...
-
Рифат Фәттахов: “Татарстанда Продюсерлар берлеге оешып килә. Аны гамәлгә куючыларның берсе Илфак Шиһапов иде”
«Татарстанда Продюсерлар берлеге барлыкка килергә мөмкин» - бу мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальне гамәлгә куйган танылган продюсер Рифат Фәттахов раслады. Шунысы да мәгълүм - бу берлектә Илфак Шиһапов та булырга тиеш булган. "Әйе, без, берничә продюсер, күптән инде Татарстан Республикасы Продюсерлар берлеге төзү эшен алып барабыз. Аны...
-
Шәһәр пляжында кызыклы чара була, килми калмагыз
11 июньдә 11 сәгатьтә шәһәр пляжында "һава еланнары" җибәрү фестивале булачак. "Чуар тасма" дип атала ул. Килегез, карагыз, катнашыгыз.
-
Лениногорскида Гүзәлем белән Салават Миңнеханов бушлай концерт куячак
12 июнь - Россия көнендә шәһәребездә Гүзәлем белән Салават Миңнехановның концерт куюы билгеле булды. Алар кичке 8дән 9га кадәр түбән сулык буенда концерт мәйданчыгында чыгыш ясаячак. Бәйрәм кичке тугызда салют белән төгәлләнәчәк.
-
Таһир абый Шәмсуаровтан өр-яңа шаян шигырь
Табиб киңәшләре Сагыз чәйнәгән кешенең Ашказаны бозыла. Ак майга да үрелмәгез- Күзләрегез кысыла. Симез иттән ваз кичегез, Чучка төсле симертә. Сөт-каймак эчү тыела- Кан йөрешен киметә... Тавык итен ашамагыз, Тик шулпасын эчегез. Ансыннан баш тартсагыз Арта барыр көчегез. Яңа пешкән күмәчнең дә Чик-чамасын белегез. Иң әйбәте-катып беткән Кыерчык кимерегез. Кулланмагыз...
-
Лениногорскиның төзелеш объектлары контрольдә: җитешсезлекләр булса - хәбәр итәргә була
Район администрациясе, халыкны шәһәрдә алып барылучы ремонт эшләренең сыйфатын тикшереп торырга чакыра. Төзелеш барган урында, юллар ремонтлаганда, яисә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә алып барылучы капиталь ремонт барышында төгәлсезлекләр күрсәгез, фотога төшереп, видео ясап, Otdel.Smi@tatar.ru электрон адресына җибәрегез. Сез җибәргән фактларны тикшереп, бу эшне предприятиенең үз хисабына кабаттан эшләтәчәкбез. Лениногорск муниципаль районы...
-
Районның азык әзерләү техникалары “имтихан тотты” (+ хуҗалык урыннары + ФОТОЛАР)
Тиздән малларга азык әзерләү вакыты җитә. Шуны күздә тотып, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре районнарда азык әзерләү техникаларын карап-күзәтеп чыга, эшкә әзерлеген билгели. 8 июньдә шундый тикшерү безнең районда да үтте. "Татагролизинг" җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, идарә белгечләре,...
-
СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ!
Ачы үлән аппетитны яхшырта. Өч өлеш әремгә (полынь) бер өлеш меңъяфрак (тысячелистник) кушып болгатыгыз. Бер аш кашыгы шул үлән катнашмасына бер стакан кайнап торган су салыгыз. Шуны 20 минут томалап тотып, сөзегез. Төнәтмәне, берәр аш кашыклап, ашарга 15-20 минут кала эчегез. Нәүрүз үләне (первоцвет) артритны дәвалый. Ун грамм вакланган нәүрүз...