Таһир абый Шәмсуаровтан өр-яңа шаян шигырь
МӘДӘНИЯТ

Таһир абый Шәмсуаровтан өр-яңа шаян шигырь

Табиб киңәшләре Сагыз чәйнәгән кешенең Ашказаны бозыла. Ак майга да үрелмәгез- Күзләрегез кысыла. Симез иттән ваз кичегез, Чучка төсле симертә. Сөт-каймак эчү тыела- Кан йөрешен киметә... Тавык итен ашамагыз, Тик шулпасын эчегез. Ансыннан баш тартсагыз Арта барыр көчегез. Яңа пешкән күмәчнең дә Чик-чамасын белегез. Иң әйбәте-катып беткән Кыерчык кимерегез. Кулланмагыз...

Табиб киңәшләре
Сагыз чәйнәгән кешенең
Ашказаны бозыла.
Ак майга да үрелмәгез-
Күзләрегез кысыла.
Симез иттән ваз кичегез,
Чучка төсле симертә.
Сөт-каймак эчү тыела-
Кан йөрешен киметә...
Тавык итен ашамагыз,
Тик шулпасын эчегез.
Ансыннан баш тартсагыз
Арта барыр көчегез.
Яңа пешкән күмәчнең дә
Чик-чамасын белегез.
Иң әйбәте-катып беткән
Кыерчык кимерегез.
Кулланмагыз йомырканың
Чиен дә пешкәнен дә.
Каба күрмәгез коймакның
Табадан төшкәнен дә.
Һинд чәеннән сакланыгыз,
Зинһар аңлап калыгыз.
Үзебезнең чыкмый торган
Чәйне күбрәк салыгыз...
Иртә-төш тик су эчегез,
Һәм эшкә юнәлегез.
Ятып бераз ял итегез
Мөшкелләнсә хәлегез...
Әйткәннәрне үтәсәгез
Озын гомер узарсыз.
Гафу, мин шаярдым гына
Юкса аяк сузарсыз!..
Таһир Шәмсуаров

Нет комментариев