Синең тормыш шоу-тамаша булды… Гөнаһлы уй: үлемең дә бәлкем?! Хәбәр килде: Илфак китеп барган... Тагы ПИАР?! Ышанмады беркем. Көннәр күргән синең елмаюны, Төннәр йоткан бәгырь яшьләрен... Сорадыңмы син дә соң мизгелдә: Мин бу җирдә нигә яшәдем?! Синең тормыш шоу-тамаша булды... Шыр ялангач иде күңелең. Кисәтмәгән тәңрең һәр бәндәгә Ышанырга кирәк...
Синең тормыш шоу-тамаша булды…
Гөнаһлы уй: үлемең дә бәлкем?!
Хәбәр килде: Илфак китеп барган...
Тагы ПИАР?! Ышанмады беркем.
Көннәр күргән синең елмаюны,
Төннәр йоткан бәгырь яшьләрен...
Сорадыңмы син дә соң мизгелдә:
Мин бу җирдә нигә яшәдем?!
Синең тормыш шоу-тамаша булды...
Шыр ялангач иде күңелең.
Кисәтмәгән тәңрең һәр бәндәгә
Ышанырга кирәк түгелен.
Җирдә табалмаган тынычлыкны
Мәңгелектә бәлки табарсың…
Фәрештәләр, зинһар, юатыгыз
Җирне сөйгән күкләр баласын.
Рәмзия Габделхакова
Нет комментариев