СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ!
Ачы үлән аппетитны яхшырта. Өч өлеш әремгә (полынь) бер өлеш меңъяфрак (тысячелистник) кушып болгатыгыз. Бер аш кашыгы шул үлән катнашмасына бер стакан кайнап торган су салыгыз. Шуны 20 минут томалап тотып, сөзегез. Төнәтмәне, берәр аш кашыклап, ашарга 15-20 минут кала эчегез. Нәүрүз үләне (первоцвет) артритны дәвалый. Ун грамм вакланган нәүрүз...
Ачы үлән аппетитны яхшырта.
Өч өлеш әремгә (полынь) бер өлеш меңъяфрак (тысячелистник) кушып болгатыгыз. Бер аш кашыгы шул үлән катнашмасына бер стакан кайнап торган су салыгыз. Шуны 20 минут томалап тотып, сөзегез. Төнәтмәне, берәр аш кашыклап, ашарга 15-20 минут кала эчегез.
Нәүрүз үләне (первоцвет) артритны дәвалый.
Ун грамм вакланган нәүрүз үләненә бер стакан кайнар су салыгыз. Шуны 15-20 минут төнәтегез. Төнәтмәне чирек һәм яртышар стаканлап, көнгә өч-дүрт тапкыр эчегез. Нәүрүз үләнен яшел салат килеш шулпалы ашларда куллану да файдалы санала.
Мелисса атеросклероздан ярдәм итә.
Мелисса нервы спазмнарын бетерә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, колак шаулавын һәм баш әйләнүне киметә. Мелиссаны чәйгә салып яисә төнәтмә ясап эчү файдалы. Ул болай ясала: бер аш кашыгы мелиссага 200 г кайнар су салып төнәтегез. Мелисса организмга бернинди тискәре йогынты ясамый, шунлыктан аны курыкмыйча дәвамлы кулланырга мөмкин.
Ачы торма (редька) бронхитны дәвалый.
Балаларны дәвалау өчен ул болай ясала: иң элек ачы торманы вак шакмаклап турагыз. Шуны кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибегез. Кәстрүлне капкач белән ябып, мичтә ике сәгать пешерегез. Аннары барлыкка килгән сокны сөзеп, кечкенә шешәгә тутырыгыз.
Балага сокны икешәр чәй кашыгы көнгә өч-дүрт тапкыр ашар алдыннан һәм төнгә эчерегез.
Яшел чәй бик файдалы.
Яшел чәй кешенең тән тиресе эшчәнлеген яхшырта, организмны тирләтеп, тән күзәнәкләрен чистарта. Шулай ук бөердә, бавырда һәм сидек куышлыгында ташлар булдырмауга бик яхшы профилактик чара булып тора.
Аксымлы бал маскасы.
Бер аш кашыгы балны тәмам эрегәнче җылытыгыз. Шуңа бер аш кашыгы талкан (толокно) кушыгыз. Әлеге катнашмага тугланган йомырка агы салып болгатыгыз, масканыны биткә ягып, 15-20 минут тотыгыз.
Сөембикә журналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев