10 февраль 2018 яңалыклары
-
Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр
25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде....
-
“АПА-СЕҢЕЛ БУЛЫП БЕТТЕК ИНДЕ”
Фәридә-Алсу" дуэты үткән ел 20 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Алсу СӨНГАТУЛЛИНА белән Фәридә ӘХМӘТШИНА сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел бергә. Алар - аерылгысыз дуслар. - Безне Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты таныштырды. Студент чорының беренче көненнән бергә! Эш белән һаман тегендә-монда йөгереп тә бер-беребездән туймыйбыз, гастрольләрдән кайтуга, сагынышып...
-
Лениногорскилылар "Россия чаңгы юлы -2018" ярышында катнашты (ФОТОЛАР)
Бүгенге кояшлы матур көнне лениногорскилылар сәламәт яшәү рәвешенә багышлады, "Россия чаңгы юлы-2018" ярышында катнашты. "Яшьлек" спорткомплексы тирәсе шау-гөр килеп торды. Монда предприятие-оешмалардан, уку йортларыннан, мәгариф учреждениеләреннән чаңгыда йөрүне үз итүчеләр җыелды. Бу ярышларда теләгән һәркем катнаша алды. Яшь буенча да чикләүләр юк. Спортчыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде, уңышлар теләде....
-
«Ирем кеше баласын тәрбияли, үзебезнеке булмады…» (тормыш хәле)
Без ирем белән яшьли өйләнешкән кешеләр идек. Бер беребезне ошатып, бик яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте, икебез дә эшләдек, мохтаҗлык кичермәдек. Әмма балабыз булмады. Башта көттек, беркая йөрмәдек. Берникадәр вакыттан соң тикшеренә башлагач, гаепнең миндә түгел, ирдә икәнелеге ачыкланды. //Безнең авыл гыйбрәте// Әмма анализлар ничек кенә...
-
Лениногорскилылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсында катнашты, җиңүчеләр дә бар (исемлек+ фотолар)
Җомга көнне бер төркем лениногорскилылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ турында катнашып кайтты. Ул Азнакайда үтте. Анда Лениногорскидан алты кеше катнашты. Людмила Михайлова (Свадебный салон "Невеста") "Женщина бизнес-леди" номинациясендә катнашучы дипломы алды. Любовь Садыкова (28нче садик мөдире) "Женщина пример года" номинациясендә катнашучы дипломы алды. Владимир Кожевников...
-
Лениногорск акробатчылары Мәскәүне дә яулый
Мәскәүдә спорт акробатикасы буенча Россия Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Бу ярышларда Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбе акробатчылары да катнашты. Алар элегрәк Идел буе федераль округы Беренчелегендә сайланып алынган иде. Федорова Дарина (12нче лицей) һәм Варисов Дамир (ЛНТ); Хайрутдинов Андрей (12нче лицей) һәм Иванов Артем (12нче лицей) лаеклы чыгыш ясап, Спорт мастеры...
-
Сукбай хайваннарны тоту эше буенча Лениногорск районы кайсы яктан телгә алына?
Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән. Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында билгеле булды. «2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»...
-
Куакбашның "Штурм" командасына өметләр зурдан
Куакбаш авылының хоккей кортының буш торганы юк. Һәр көнне кем булса да шөгыльләнә анда. Әлеге авылда спортның хоккей дигән төре үсешкә ирешкән. Аның авыл яшьләреннән торганы да, мәктәп укучыларыннан оешканы да бар. Икесе дә "Штурм" исемен йөртә. -Тренировкалар һәр көнне диярлек үтә. Мин дүрттә эштән кайтам, бишкә җыелабыз, -ди тренерлары...
-
Татарстанда кеше урлаучыларны тоткарлаганнар
Түбән Камада росгвардиячеләр кеше урлауда һәм янап акча таләп итүдә шикләнелүче ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Агентлык язуынча, 6 февраль көнне кич Түбән Камада җинаятьчеләр тулай торакларның берсеннән ерак түгел урыннан уналты һәм егерме яшьлек егетләрне машинага утыртып, урман ягына алып киткән. Егетләргә...
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә. (Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта...
-
Фәнис Яруллин хатыны Нурсөя Яруллинага дәүләт бүләге тапшырылды
Нурсөя Яруллинага Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен" медале иренең туган көнендә бирелде. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Киямова). Г.Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллина Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" дигән дәүләт медале белән бүләкләнде. Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды....
-
Лениногорскилыларга ял көннәренә кино сеанслары