“АПА-СЕҢЕЛ БУЛЫП БЕТТЕК ИНДЕ”
Фәридә-Алсу" дуэты үткән ел 20 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Алсу СӨНГАТУЛЛИНА белән Фәридә ӘХМӘТШИНА сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел бергә. Алар - аерылгысыз дуслар. - Безне Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты таныштырды. Студент чорының беренче көненнән бергә! Эш белән һаман тегендә-монда йөгереп тә бер-беребездән туймыйбыз, гастрольләрдән кайтуга, сагынышып...
Фәридә-Алсу" дуэты үткән ел 20 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Алсу СӨНГАТУЛЛИНА белән Фәридә ӘХМӘТШИНА сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел бергә. Алар - аерылгысыз дуслар.
- Безне Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты таныштырды. Студент чорының беренче көненнән бергә! Эш белән һаман тегендә-монда йөгереп тә бер-беребездән туймыйбыз, гастрольләрдән кайтуга, сагынышып кунакка чакырабыз. Әле беребез тәмле ризык әзерләп көтә, әле икенчебез... Чәй өстәле артында сөйләшеп сүзләребез бетми, - ди кызлар.
- Кызлар, күпләребез аш-су әзерләргә әнидән күреп өйрәнә. Сезнең очракта да остазыгыз әниегез булдымы?
Фәридә:
- Әйе, аш-су өлкәсендә иң үрнәк кеше - әнием. Ул кулинария буенча укыган, бик оста пешекче. Гаиләдә без - дүрт кыз. Мин - беренчесе. Шуңа кечкенәдән өстемдә зур җаваплылык булды. Миңа 3 яшь вакытта ук: "Үскәч кем буласың?" - диючеләргә, йә пешекче, йә артист, дип җавап кайтарганмын. Һәм менә шул ике хыялым үрелеп, бер-берсен тулыландырып бара.
Алсу:
- Әнием дә, әбием дә өйрәтте. Казан кызы булсам да, балачакта күп вакыт авылда үтә, чөнки каникулга әби-бабай янына кайтаралар иде. Теләче районы Мәтәскә авылы, агач өй, елга буе, әби-бабай - барысы да еш искә төшә. Әби һәрвакыт мичтә тәмле бәлеш, коймак, аш пешерә, шул ук вакытта безгә дә эш куша иде. Бәрәңге, суган әрчибез, болгатабыз... Ул шулай әкренләп безне дә өйрәткән.
Ныклап пешерергә кияүгә чыккач өйрәндем. Гаилә өчен тәмле итеп әзерлисе, якыннарны сөендерәсе килә бит. Кайда нинди ят, тәмле ризык күрәбез, кайтуга, пешереп карыйсы килә башлый.
Әти-әнием, Аллага шөкер, исән-сау. Бер йортта яшибез, подъездларыбыз гына төрле. Әни әле дә тәм-том пешереп сыйлый. Аның өчпочмак, кыстыбый, пилмәннәрен бик яратам, үзем дә шулай әзерләргә тырышам. Гел чәйгә чакырышып торабыз. Бәхет бит бу!..
Лилия ЙОСЫПОВА.
vk.com/tamletamak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев