Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән.
Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында билгеле булды.
«2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»...
Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән.
Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында билгеле булды.
«2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына караучысыз калган хайваннарны тоту һәм санын көйләп тору өчен, республиканың Ветеринария идарәсе 24 млн 375 мең 800 сум, шул исәптән Казан шәһәренә 14 млн 460 мең 900 сум акча юллаган. 2017 елда 24 мең 429 баш тотылган, 2016 елда ул 28 мең 670 не тәшкил иткән.
Шулай да, утырышта катнашучылар сукбай хайваннарны тоту һәрвакытта да бүлеп бирелгән субвенцияләр суммасына бәйле булмавы турында билгеләп узды.
Әйтик, Минзәлә, Әгерҗе, Лениногорск районнарында субвенцияләр 2-3 тапкыр артса да, тотылган хайваннар саны артмаган. Ә Түбән Кама районында субвенцияләр 3 мәртәбә артса да, урам хайваннарын тоту 40 процентка кимегән. Кайбер районнарда субвенцияләр беразга гына азрак, ә хайваннарны тоту күпкә ким. Яшел Үзән (39 процентка), Мөслим (65 процентка), Кайбыч (84 процентка), Кукмара (23 процентка), Актаныш (47 процентка), Тукай районнары (41 процентка) шундыйлардан.
Тулаем алганда, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай районнары, Казан шәһәре караучысыз калган хайваннарны тоту буенча эш сүлпән баруы аркасында «кара» исемлектә.
Гөлнар Гарифуллина
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157724/
go.mail.ru/search_images?q фотосы
Нет комментариев